Үз эшен күңелен биреп башкара
- Мария Семеновна Ханжина – «Кайгырту» ХСХКҮнең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәр. Читтән караганда гына гади кебек тоелган бу эшкә ул 20 елга якын гомерен багышлаган. Пенсионер янына килеп, ботка ашаттың, өен җыештырдың да шуның белән бетте дип уйлаучыларга, ул алай гына түгел шул, - дип яза редакциягә үзенең хезмәттәше турында социаль хезмәткәр Рузилә Салихова.
Чынлыкта, социаль хезмәткәр көндәлек эшеннән тыш, үзе дә сизмәстән өлкәннәр белән ялгызлык ачысын, күз яшьләрен, арыганлыкларын уртаклаша һәм шул ук вакытта аларның рәхмәт сүзләрен ишетә, алар белән туганлаша да, дигәндәй. Бу - ярдәмгә мохтаҗ һәр өлкән кеше турында бертуктаусыз кайгырту.
Бүгенгесе көндә Мария Семеновна карамагында алты кеше. Алар 64 яшьтән 90 яшькә кадәрге пенсионерлар һәм аларның һәркайсы ярдәмгә мохтаҗ. Күбесе урын өстендә ятучы, үз проблемалары һәм үзенчәлекләре булган авыру кешеләр. Һәркем белән аралашу - Мария Семеновна эшенең бер өлеше.
Аның эш көне иртәнге сәгать 8дә башлана. Барып йөрү графигы инде төзелгән. Клиентлар арасында көн саен карауны таләп иткән пенсионерлар да бар; кемгәдер Мария Семеновна атнага берничә тапкыр, ә кемгәдер көненә берничә кат бара. Һәр кешенең үз вакыты билгеләнгән: берсенә Мария иртәннән үк ашыга, икенчеләре үзенең игелекле һәм игътибарлы ярдәмчесен төшке ял вакытында гына көтә. Пенсия килгән көнне Мария тагын бер эш белән мәшгуль - кибетләрдә өлкәннәр өчен азык-төлек, дарулар, бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар, кайвакыт киемнәр дә сатып алып килә. Ул инде үз клиентларының нинди ризык яратуларын да белә һәм мөмкин булганча аларны сыйларга тырыша.
Һәр иртә Мария Семеновна Александра Семеновна янына ашыга, ул аны инде 15 елдан артык карый. Иртәнге аш пешкәндә әби юынырга әзерләнә. Аны караватында яткан килеш юындырырга туры килә...
Кирәк булганның барысын да эшләп, Мария аның белән төшкә кадәр хушлаша, чөнки аны башка әби-бабайлар да көтә бит.
Еш кына аның карамагындагы пенсионерларның азык-төлек запаслары бар, аларны туганнары сатып ала. Мариягә аларны ашатырга, юындырырга, кан басымын үлчәргә, чүпләрне чыгарырга, өйне җыештырырга, гомумән, өлкәннәрнең уңайлы яшәве өчен кирәкле барлык эшләрне башкарырга кирәк.
Социаль хезмәткәрләрнең эше, әлбәттә, җиңел түгел - клиентлар да, алар белән була торган хәлләр дә төрлечә. Шуңа күрә биредә кешеләргә карата мәрхәмәтле булмаган, аларны яратмаган кешегә эшләве авыр. Мариягә һәр эш көненнән соң көч тупларга аның гаиләсе ярдәм итә. Хезмәттәшләре белән дә аңа бәхет елмайган:
- Безнең коллектив бик дус. Беребезгә ярдәм кирәк булса, барысы да берләшеп ярдәмгә килә. Ә инде бер-берең белән сөйләшү, үзара киңәшләшү - бу инде бездә гадәткә кергән хәл.
Мария Семеновна социаль хезмәткә очраклы рәвештә генә килеп эләгә, аңа моны танышлары тәкъдим итә.
Үзе әйтүенчә, балалары кечерәк чакта, аңа һәрвакыт иртән эшләү уңайлы булган, ә аннары инде ул үзенең башка эштә эшләвен күз алдына да китерә алмаган.
Мария Семеновна ярдәмчел, кайгыртучан булуы һәм үз эшенә бик җаваплы каравы, аңа тугры калуы өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
- Безнең барлык клиентларыбыз да ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ. Кайчак үзем дә нәрсәне дә булса дөрес эшләмәдемме, катырак дәшмәдемме икән дип борчыла башлыйм. Мондый эштә эшләгәч тора-бара өлкәннәргә күнәсең, аларны якын кешеләрең кебек кайгыртасың, алар белән, хәтта туганлашасың да, - ди ул.
- Бу һөнәрдә һәркем үзенә урын таба алмаячак. Монда кешеләргә карата мәрхәмәтле булуың гына түгел, ә нык нервылар да кирәк. Күпләр кешеләрнең картлык һәм авырулардан интегүләрен күрә алмыйча бу эштән китә. Ә калганнары иртәгә кабат яраткан әби - бабайлары янына барачак - ризык пешерәчәк, идәннәрен юачак һәм аларның күңелләрен юатачак.
Язманы Ольга Иванова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев