Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Узган ел вакыйгалары

    Бөек Җиңүгә 70 ел тулган 2015 ел Рәсәйдә Әдәбият, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип тә игълан ителде.

    ТР Иҗтимагый палатасы Чабаксар АҖ-н авыл җирлекләре арасында "Төп яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүче" номинациясендә 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләде.
    31 гыйнварда Яңа Чишмәдәге балалар иҗаты үзәге үз тимерчелеген булдырып "Бәхет алачыгы"н ачты.
    17 февральдә Волчья Бистәсендә изгеләр Косма һәм Дамиан хөрмәтенә төзелгән яңа чиркәүне изгеләндерү йоласы узды.
    21 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Акъяр авылыннан тыл хезмәтчәне Рәисә Баһман кызы Шәйхетдиновага "1941-1945" еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" медален тапшырды. Февраль азагында һәм март башында шундый ук медальләр районда 425 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырылды.
    3 мартта Яңа Чишмәдә "Җиңү салюты" дип аталган Гала-концерт бирелде.
    13 мартта танылган татар язучысы Шамил Шәйдуллинның туган ягы - Акбүре авылы мәктәп бинасында мемориаль такта ачылды.
    29 апрельдә районда Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз Волчья Бистәсеннән Борис Чекин һәм Петропавел Бистәсеннән Федор Савельев хөрмәтенә "Җиңү маршы" уздырылды.
    9 май көнне Яңа Чишмә Җиңүнең 70 еллыгын митинг - "Алар Җиңү яулап кайттылар" дип аталган яңа сквер ачу, ретро-техника парады һәм халыкның күңел ачу чарасы белән билгеләп үтте.
    7 июньдә яңачишмәлеләр һәм район кунаклары район үзәгендә Сабантуй үткәрделәр.
    26 июньдә Яңа Чишмә яшьләре Яшьләр көнен билгеләп үтте.
    Җәй көне Ленино, Екатерина, Архангел Бистәләре, Тубылгы Тау, Акбүре, Әдәмсә һәм Зирекле авылларының үзкеремнәр акчасы хисабына АҖ юлларын төзекләндерү эшләре башланды. Бу авылларда ремонтланган юлларны ачу белән "Урам көне" бәйрәмнәре үтте.
    10 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасында Чуаш Чабаксарыннан Якимкиннар гаиләсенә "Ярату һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.
    11 июльдә Екатерина Бистәсендә авылның 250 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм оештырылды.
    14 июльдә Волчья Бистәсе бәйрәмдә авылның 250 еллыгын билгеләп үтте.
    20 июльдә Петропавел Бистәсендә тантаналы шартларда яңа ФАП ачылды.
    27 июльдә Зирекле авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган зиреклеләр хөрмәтенә мемориаль комплексны ачу тантанасы булды.
    1 августта Яңа Чишмәдә легендар "Рок-острова" төркеме чыгыш ясады.
    31 июльдә коточкыч фаҗигада - ЮТҺ-да ике яшүсмер һәлак булды.
    3 августта Шахмай авылында яңа участок ветеринария пунктын һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге тарих музеен тантаналы шартларда ачу чарасы булды.
    5 августта Архангел Бистәсендә, ә 15 августта Зирекледә республика программасы буенча төзелгән яңа спорт мәйданчыгы ачылды.
    11 августта ятим һәм опекага алынган һәм КДН-да исәптә торучы балаларны "Буревестник" җәмгыяте җитәкчесе Вячеслав Улитин Яр Чаллыдагы дельфинарийга алып баруны оештырды.
    15 августта ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе районыбыз мәчетләрендә булды.
    Август ахырында Әдәбият елында районыбызда яшәүче татар һәм рус авторларының шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
    1 сентябрьгә Яңа Чишмә гимназиясе ТРда гомуми белем бирү мәктәпләрен (авыл) яңа уку елына әзерләү буенча 1 урынны яулаган өчен 1 млн. сум премия алды.
    Республика көне алдыннан, 30 августта ТР муниципаль берәмлекләре смотр-конкурсында Екатерина АҖ-гә яңа "Шевроле Нива" автомобиленең ачкычы тапшырылды.
    29 августта Яңа Чишмә РМЙ каршындагы мәйданда Республика көне һәм авылның 405 еллыгы билгеләп үтелде.
    1 сентябрьдә районда республика программасы буенча төзелгән өч яңа объект: Черемухово Бистәсендә мәктәп, Яңа Чишмәдә "Алтын ачкыч" балалар бакчасы, Яңа Иванаевода күп функцияле мәдәният үзәге ачылды.
    5 сентябрьдә Яңа Чишмәдә Парклар һәм скверлар көне күңел ачу программасы белән билгеләп үтелде.
    13 сентябрьдә яңачишмәлеләр ТР Президентын һәм Яңа Чишмә муниципаль районының вәкиллекле органына депутатлар сайлауда актив тавыш бирделәр.
    22 сентябрьдә өченче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советының беренче оештыру утырышында район башлыгы итеп Вячеслав Козлов сайланды.
    16 октябрьдә Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда мәдәният һәм ял паркы ачылды.
    16 октябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының икенче оештыру утырышында район башкарма комитет җитәкчесе итеп Ринат Фәсахов сайланды.
    13 ноябрьдә тагын бер сугыш ветераны Акбүре авылыннан Гарифулла ага Минкәев ветераннар программасы буенча төзелгән йортта өй туе үткәрде.
    Якташыбыз Акбүре авылыннан Алсу Сәхәбетдинова ноябрьдә Казанда үткән конкурста "Татарстанның иң яхшы кәләш"е булды.
    Тубылгы Тау мәктәбе" IТ- чемпион 2015" республика конкурсында ("Иң актив мәктәп" номинациясендә) кабат җиңүче булды, бүләккә - интерактив җиһаз.
    Декабрьдә районның яшь боксчылары бокс буенча СССР-ның спорт мастеры А.А. Берендеев истәлегенә үткәрелгән турнирда Россиянең 8 төбәге командалары арасында 1 урынны яулады.
    11 декабрьдә Акбүредә авыл музее ачылды.
    16 декабрьдә безнең районда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте.
    23 декабрьдә РМЙда "РИТЭК" чыршысы булды.
    26 декабрьдә район үзәгендә яңа ел алды ярминкәсе оештырылды.
    28 декабрьдә РМЙда район башлыгы чыршысы булып үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: