Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган ел вакыйгалары

2013 елның 7 гыйнварында Раштуа бәйрәмендә Петропавел Бистәсендә иганәче Мария Козлова ярдәме һәм гыйбадәт кылучылар акчасына төзелгән яңа чиркәүдә беренче гыйбадәт кылу гамәле үтте. 20 февральдә капиталә ремонттан һәм реконструкцияләүдән соң "Татэнергосбыт" ААҖ филиалы Чистай бүлегенең клиентларга хезмәт күрсәтүче Яңа Чишмә офисы ачылды. 27 февральдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит...

2013 елның 7 гыйнварында Раштуа бәйрәмендә Петропавел Бистәсендә иганәче Мария Козлова ярдәме һәм гыйбадәт кылучылар акчасына төзелгән яңа чиркәүдә беренче гыйбадәт кылу гамәле үтте.
20 февральдә капиталә ремонттан һәм реконструкцияләүдән соң "Татэнергосбыт" ААҖ филиалы Чистай бүлегенең клиентларга хезмәт күрсәтүче Яңа Чишмә офисы ачылды.
27 февральдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында муниципаль район Советының чираттагы ХХI утырышы булып үтте. Утырышта 2012 ел өчен Совет эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2013 елга бурычлар куелды.
1 мартта тантаналы шартларда яңадан үзгәртеп корылганнан соң мировой судның 1 нче номерлы суд участогы бинасы ачылды.
7 мартта район Мәдәният йорты сәхнәсендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының район этабында катнашкан 20 кешене хөрмәтләделәр.
21 мартта тармактагы иң уңган хезмәткәрләрне бүләкләп, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район слеты булып үтте.
25 мартта район оешуга 30 ел тулу хөрмәтенә үзешчән сәнгать коллективларының иҗади отчетлар башланды.
26 апрельдә районның 30 еллык юбилей көнендә РМЙ-да "Талантлар палитрасы" дип аталган иҗат отчетларында иң яхшы катнашучыларның гала-концерты булып үтте.
29 апрельдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга килде, ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
29 апрельдә район үзәгендә яңа автовокзал бинасы ачылды.
9 майда, Җиңү көнендә Андреевка һәм Яңа Иваново авылларында "Ямашнефть" ААҖ һәм "Стройсервис" ЯАҖ көче белән төзелгән һәлак булган сугышчы-якташларыбыз истәлегенә ике яңа һәйкәл ачылды.
28 майда Тубылгы Тау урта мәктәбе укучысы Гөлгенә Исмәгыйлева Керчь шәһәрендә гер спорты буенча дөнья һәм Европа чемпионатында катнашып алтын медаль алды.
29 майда Казаннан чакырылган митрополит Анастасий Петропавел Бистәсендә төзелгән чиркәүне изгеләндерү йоласын (тантаналы төстә) башкарды.
4 июньдә район үзәгендә вәхшиләрчә өч кеше: 35 яшьлек Елена Арсеньеваны һәм аның ике кечкенә улын акылга зәгыйфь аталары (ире) Николай Арсеньев үтерә.
9 июньдә Яңа Чишмәдә "Сабантуй" бәйрәме гөрләде.
13 июньдә Чаллы Башы авылында яңа ФАП бинасы ачу тантанасы булды.
16 июньдә безнең районнан зур гына делегация Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәр округы Сабан туенда катнашты.
Июнь аенда район башлыгы Вячеслав Козлов Карары белән корылыкка бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл игълан ителде.
25 июньдә районга Түбән Камадан 2013 елгы Универсиада уты эстафетасы килде, аны тантаналы шартларда кабул итеп, чирмешәнгә озаттык.
29 июньдә Яңа Чишмә гимназиясендә 4 млн. сум иганә акчасына реконструкцияләнгән актлар залы ачылды.
5 июльдә ТР Президенты Аппараты вәкиле һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашында районның яңа имам-мөхтәсибе сайланды.
Чаллы Башы авылы егете Нәфис Миннебаев Казанда үткән Универсиадада көрәш буенча алтын медаль яулады.
28 июльдә район делегациясе Севастопольдә Рәсәй хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан үткән тантанада катнашты һәм шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә булып кайтты.
Август аенда "Идел буе-2013" дип аталган Бөтенрәсәй орлов токымлы юртаклар фестивалендә Яңа Чишмәдән Николай Скоковның ат заводыннан "Вспышка" атлы бия "Россия горурлыгы" титулын яулады - орлов токымлы юртаклар арасында Рәсәйнең абсолют чемпионы булды.
12,16,20 августта Яңа Чишмә Татарстанда нефть чыгара башлауга 70 ел тулу хөрмәтенә Республика шәһәрләре буйлап үткәрелгән турне кысаларында ТР-ның атказанган артистлары чыгыш ясадылар.
Август аенда район үзәгендә һәм район авылларында урамнарга һәм юлларга асфальт түшәлә башлады, аңа 20 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Район төзүчеләре делегациясе "Төзүчеләр көне-2013" дип аталган зур бәйрәмдә катнашып, бүләкләр алып кайттылар.
23 августта РМЙ-да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды, анда беренче сыйныфка баручы 37 бала тантаналы шартларда китаплар һәм дәфтәрләр тутырылган букчалар алдылар.
29 августта ел саен үткәрелә торган муниципаль берәмлекләр сморт-конкурсында 100 лауреат яңа автомобильгә ия булды. Араларында Петропапвел АҖ башлыгы Светлана Дворецкая һәм Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин да бар иде.
Сентябрь башында район үзәгенең иң җанлы юллар чатына светофор (әлегә бердәнбер) урнаштырылды.
1 сентябрьдән 118 нче Һөнәр училищесы Алексеевск аграр колледжына кушылды һәм аның филиалы булды.
10 сентябрьдә сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары Елена Демина (Архангел Бистәсе) һәм Надежда Веретенников (Әдәмсә) яңа өйгә күченделәр.
13 сентябрьдә Волчья Бистәсендә Косма һәм Дамиан хөрмәтенә төзеләсе чиркәүгә беренче нигез ташы салынды.
13 сентябрьдә капиталь ремонттан соң Зирекле участок хастаханәсе һәм кабат корылган ФАП бинасы ачылды.
19 сентябрьдә Чертуш авылында яңа Мәдәният йорты ачылды.
1 октябрьдә "Хәтер китабы" редакциясе нәшрияты Яңа Чишмә районына багышланган "Алар Җиңү яулап кайттылар" дип аталган китап бастыруга кереште.
3 октябрьдә Казанда үткән чаралар кысаларында безнең район ике яңа мәктәп автобусы алды.
Октябрь аенда районнан өч фермер "2012-2014 нче елларда ТР-да эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча һәрберсе КФХ-ны үстерүгә 1,5 млн.сум күләмендә грант отты.
13 октябрьдә Чаллы Башы АМЙ-ның "Өмет" балалар театры "Иделкәем" театр коллективларының республика фестиваль конкурсында 2 урынга лаек булды.
24 октябрьдә район үзәгендә Изге Троица чиркәвен изгеләндерү чарасы булып үтте. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий үткәрде.
15 октябрьдә Корбан бәйрәме хөрмәтенә үткәрелгән тантаналарда район үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе белән берлектә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.
14 ноябрьдә "РИТЭК" ААҖ-нең һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясау чарасында безнең районнан 6 проект җиңүче дип танылды.
17 ноябрьдә Ленинода билгесез шәхесләрнең гыйбадәт йортына ут төртү очрагы булды.
29 ноябрьдә Яңа Чишмә район башлыгы Вячеслав Козлов исеменә Яңа Чишмә авылы тирәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә (6 ноябрьдә) зыян күргән балаларга зур ярдәм күрсәткән өчен Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәре хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты алынды.
28 ноябрьдә Шахмай авылында тантаналы шартларда участковый өчен төзелгән йортта өй туе үткәрелде.
28 ноябрьдә "Нечкәбил-2013" республика конкурсы финалында Әдәмсә мәктәбе укытучысы Лилия Борисова "Көмеш Нечкәбил" исеменә, ә "Эчкерсез Нечкәбил" номинациясендә Интернет тавыш бирүдә беренче урынга лаек булды.
17 декабрьдә Ленинода янгыннан соң яңадан торгызылган гыйбадәт йортында гыйбадәт кыла башлаганнар.
11 декабрьдә Тубылгы Тау авылында шушы авылда яшәп иҗат итүче, күпсанлы китаплар авторы, ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Ярулла Кәримнең иҗат кичәсе булып үтте.
25 декабрьдә РМЙ-да "РИТЭК" ААҖ-нең иганә акчасына 200 бала өчен чыршы бәйрәме үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев