Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган шимбәдә Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре Казан шәһәренең Яңа Савин районында үткән чираттагы ярминкәдә катнаштылар.

Үз продукцияләрен Тубылгытау, Ленино һәм Черемухово авыл җирлекләреннән сигез шәхси ярдәмче хуҗалык, «Сәлахов Г.А.», «Савельев А. А.» КФХларынан, «Закрома» ҖЧҖдан алып килгәннәр.

Башкала халкы өчен 14 сәүдә ноктасында сыер һәм дуңгыз ите, кош-корт түшкәләре, сөт һәм сөт продукциясе, яшелчә, бал, бөртек һ. б. тәкъдим ителде.
Барлыгы 765 мең сумлык продукция сатылган, шул исәптән ит – 660 мең сумга.
Казан ярминкәсенә чираттагы бару - 7 ноябрьдә. Шәхси хуҗалыклардан үз продукцияләрен сатарга теләүчеләр район башкарма комитетының икътисад бүлегенә яки районның авыл хуҗалыгы  идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев