«Вакыт барысын да хәтерли» проекты кысаларындагы чарада Яңа Чишмә гимназиясе укучылары катнашкан
Туган якны өйрәнү музеенда патриотик тәрбия бирү буенча уздырылган барлык чараларның төп максаты - тарихи хәтер, якташларыбызның батырлык үрнәкләре нигезендә буыннар дәвамлылыгын саклау.
«Вакыт барысын да хәтерли» проекты үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүне җәелдерүгә, Россия, туган як тарихы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, Чечен сугышлары, Әфган сугышы һәм Украинада махсус хәрби операция елъязмалары белән танышуга юнәлдерелгән.
Безнең горурланырлык, балаларга сөйләрлек нәрсәләребез бар.
#краеведческиймузейновошешминск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев