Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Варвара Улитина:Хыялымны улларым тормышка ашырды

    Рус Волчья Бистәсендә без Варвара Семеновна Улитина белән очраштык. Аның да тормышы сугышка чаклы чорда туган күпчелек авыл кешеләре тормышы тарихына охшаш. 17 декабрьдә аңа 75 яшь тулачак.

    Варвара Семеновна 1938 елда туа һәм гаиләдә сигезенче бала була. Ел ярымнан соң күп бала атасы - Семен Репинны Ватанны сакларга - хезмәт итәргә алалар. Үзенең әтисен Варвара хәтерлиме икән соң? - Белми. Бәлки, балачак күзаллавында нидер калгандыр, ә бәлки өлкәннәр сөйләве буенча гына хәтерлидер. Әтисе 1941 елның августында Мәскәү янында һәлак була. Ә менә әнисе Варварага һәрчак яшь килеш, тик бик тә арыган хәлдә исенә төшә. Сигез баланы туендырыр өчен аңа колхозда тәүлекләр буе эшләргә туры килә: төп эшеннән тыш, ул бригадада төнге каравылчы да була.
    Әни аяк киемнәрен дә салмыйча карават кырыена гына ятып йоклый иде, - ди Варвара Семеновна. - Ике сәгать черем итеп ала да, кабат - эшкә. Хәтеремдә, җәяүләп Яңа Чишмәгә пай алырга бара (2 килограмм он), оннан сыек камыр ясап, коймак пешерә иде. Алар майсыз, әмма шундый тәмле була иде. Әни барысына да түзде, барыбызны да үстерде. Менә шул чакларда ул еш кына әтине искә алып, елый иде, чөнки ул аның каберен дә белми иде бит. Мин исә зур үскәч, әтине табам дип уйлый идем. Әмма ул вакытларда бу бик җиңел түгел иде. Ә менә ул чактагы минем теләгемне күптән түгел минем улларым тормышка ашырды.
    Улитиннарның ике уллары да - Александр һәм Николай - хәрби офицерлар, хәзер алар отставкада.
    Александр Саратовта хезмәт иткән, шунда гаилә корган. Ә кечкенәсе Николай Казахстан, Үзбәкстан, Карелия якларында булган. Ул туган ягына әйләнеп кайткан, Яңа Чишмәдә яши һәм эшли, яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә.
    Бабасының каберен эзләп табу катлаулы эш булмаган, бу "Хәтер китабы"н булдыручылар һәм хәрби комиссариат ярдәмендә тормышка ашты, дип сөйли Николай.
    Нәкъ менә шушы Хәтер китабында оныклары бабаларының фамилиясен табалар һәм хәрби комиссариатка запрос ясыйлар, аннан Семен Репин Смоленск янында һәлак булган һәм җирләнгән, дигән җавап алалар. 2012 елның 9 маена өлкәнең бер районында барлык сугышчыларны Гагарин шәһәрендәге туганнар каберлегенә яңадан җирлиләр. Туганнар каберлеген ачу чарасына прапорщик Репинның да кызын чакыралар.
    - Мәскәүгә кадәр мин поезд белән бардым, аннан минем апам үзенең кияве белән машинада Смоленскига кадәр илттеләр, ә анда безне җирле хәрби комиссариат вәкилләре каршы алды һәм җирләнгән урынга чаклы илтеп куйдылар. Мемориаль тактага язылган алты меңнән артык фамилия арасыннан әтинең фамилиясен без шунда ук таптык (номерны безгә алдан әйткән иделәр), - дип сөйли үзенең сәфәре турында Варвара Улитина. - Аңлашылмаган күз яшьләре (шатлыктанмы инде ул, белмим, ниһаять, мин әтиемнең кабере янында, юксынудан, актык чиккә җиткәннәнме) күземне каплады, тәнем калтырый башлады... Мин әле дә шушы тантаналы, дулкынландыргыч мизгелне оныта алмыймын...
    Смоленск янында һәлак булган һәр солдатны эзләп табу, бер генә исем дә онытылып калмасын өчен хәрби комиссариатлар, илебез энтузиастлары тарафыннан күпме эш эшләнгән, - ди Николай, - сугышлар барган вакытта солдатларны кая гына җирләмәгәннәр (авыл кырыенда, чокырларда, тагын әллә кайларда). Ә бит шушы каберлекләрне табалар да, димәк, кешеләр хәтере, чыннан да, "яши" дигән сүз. Мөгаен, һәр солдат, үзе үлгәндә, аны онытмауларын белеп үлгәндер. Һәм шул ышаныч аларны сугышларда да батыр, тәвәккәл, йөрәкле булырга этәргәндер. Аларның һәр кайсы, Семен Репинның балалары һәм оныклары күк, үз нәселе, бала-чагасы белән горурлана алыр иде дип уйлыйм. Алар ирекле илдә яшиләр, әмма шушы ирекнең нәрсә бәрабәренә булуын яхшы беләләр.
    Варвара Улитинага кайчандыр әнисе әтисенең җырларга яратуын һәм җырлавын әйткән булган. Димәк, кызы әтисенә ошаган. Ул да җырларга ярата, каенанасы һәм иренең каршы килүенә дә карамастан, 1983 елга чаклы ул үзешчән сәнгатьтә катнашкан, хәтта Казанда да чыгыш ясаганнар. Әле хәзер дә сәхнәгә менеп җырлар иде дә, ансамбль оештыручы юк икән.
    Семен Репинның олы улы Александр да сугышкан, танкист булган, бәхеткә, өйгә исән-сау әйләнеп кайткан. - Калган балаларының, онык-оныкчыкларының тормышына әти дә бик сөенер иде, - ди Варвара Репина -Улитина.
    Әгәр Сез дә сугышта һәлак булган туганнарыгыз хакында ни дә булса белә алгансыз икән һәм бу хакта фикерләрегез белән уртаклашасыгыз килсә novoshishminsk.ru сайтына языгыз һәм без Сезнең тарих турында газета укучыларыбызга сөйләрбез.
    Ольга Иванова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: