Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бәйрәм концерты

21 февральдә Яңа Чишмә мәдәният йортында зур тантаналы чара узды, ул фойеда башланды, анда яшь армиячеләр чакырылган кунакларны каршы алып, кич буе озатып йөрде.

Зал тантана сәбәпчеләре белән тулы иде: Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре, Әфган, Чечня сугышларында катнашучылар, үз вакытында Совет Армиясе сафларында һәм Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән ир-атлар һәм тамашачылар.
Бәйрәм чарасы «У войны не женское лицо...» фильмын күрсәтү белән башланып китте. Фильм Яңа Чишмә районыннан фронтка киткән 75 хатын-кыз истәлегенә төшерелгән.
Район башлыгы барлык Ватанны саклаучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
 «Бүген без барлык буын сугышчыларны – Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәннәрне һәм хезмәт итүчеләрне, үз иленә тугры булучыларны, дәүләт куркынычсызлыгын саклаучыларны хөрмәтлибез. Без якташларыбыз - Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы, сугышчы-әфганчыларның, Төньяк Кавказ төбәгендә тынычлык урнаштыручы һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучылар, Чернобыль АЭСындагы авария һәм башка гадәттән тыш хәлләр ликвидаторлары кыюлыгы белән горурланабыз. Без бүген Россия бөтенлеген яклаучы солдатларның һәм офицерларның батырлыгына һәм чыдамлыгына ышанабыз. Без теләсә кайсы минутта илебезне, тыныч тормышыбызны яклауга әзер булган һәркемгә рәхмәтле. Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген үз гомерләре белән саклап калучылар турында безнең йөрәкләрдә мәңгегә якты истәлек калачак», - диде Вячеслав Козлов.
Сугыш һәм локаль конфликтлар вакытында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
16 тыл хезмәтчәненә «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале тапшырылды.
Район һәм авыл мәдәният йортларының иң яхшы артистлары, «Селяночка» ветераннар ансамбле, шулай ук сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр: «Родничок» вокаль ансамбле һәм «Шешминка» хореография ансамбле әлеге кичәдә Россияне һәм аның яклаучыларын үзләренең шигырьләре, җырлары һәм биюләре белән данладылар.
Лариса ФЕДОРОВА. Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев