Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватанны саклаучылар көнен Яңа Чишмә Картлар йортында «Чәй бәйрәме» белән билгеләп үттеләр

23 февраль алдыннан Яңа Чишмә интернат-йорты хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен бәйрәм табыны оештырдылар.

«Бөтен дөньяда чәй - җанга сихәтлек бирүче эчемлек. Чәй фикерләрне тәртипкә китерергә һәм рухны күтәрергә ярдәм итә. Витаминлы чәй күп кенә авырулардан бик яхшы профилактика чарасы, шулай ук чәй эчүне күңелле ритуалга да әверелдерергә мөмкин. Менә без монда яшәүчеләр өчен чәй табыны оештырырга булдык», - дип сөйләде Картлар йорты белгече Гүзәл Мостафина. - Нәкъ менә юкә чәчәге, мәтрүшкә, бөтнек, гөлҗимеш, киптерелгән җиләк-җимеш һәм лимон белән чәй кайнаттык. Барысын да бәйрәм белән котладык, нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләдек. Тантана сәбәпчеләре - ир-атлар үзләренең армиядә хезмәт итүләре турында сөйләп, яшьлекләрен искә алып, байтак кына уңай эмоцияләр алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев