Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “ВДВ да хезмәт итүем белән горурланам“

    Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән еллары һәр ир- егет хәтерендә гомергә саклана һәм еш кына туган илне өзелеп сагыну хисләре дә шул чакларда туа, чөнки бу бит яшьлек, үсеш алу, характер формалашу еллары, бу - гражданлык бурычыңны үтәү, ул елларда хезмәт итәргәме, юкмы дигән уй да булмый. Зирекле авыл җирлеге...

    Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән еллары һәр ир- егет хәтерендә гомергә саклана һәм еш кына туган илне өзелеп сагыну хисләре дә шул чакларда туа, чөнки бу бит яшьлек, үсеш алу, характер формалашу еллары, бу - гражданлык бурычыңны үтәү, ул елларда хезмәт итәргәме, юкмы дигән уй да булмый.
    Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов та кайчандыр 901 нче аерым десант-штурм батальонында хезмәт иткән.
    -Сентябрьдә мине көтмәгәндә Мәскәүдә яшәүче армиядә бергә хезмәт иткән иптәшләрем Интернет аша эзләп тапканнар, - дип сөйләде ул, редакциягә килгәч. - Алар 20 ноябрьдә безнең батальонның оешуына 35 ел тулуын хәбәр иттеләр, бу уңайдан зур чара булачагын әйттеләр һәм мине дә чакырдылар. Мин риза булдым һәм чираттагы ялымны алуны ноябрь ахырына планлаштырдым.
    Һава-десант гаскәрләренең (ҺДГ) армиябезнең элиталы частенә керүен һәркем белә, ә 901 нче батальон исә шуңа өстәп махсус билгеләнүдәге гаскәрләргә дә керә, аның даны бөтен илгә таралган. 1994 елдан башлап ул Мәскәү хәрби округы (Мәскәү өлкәсе, Кубинка шәһәре) һава-десант гаскәрләренең 45 нче гвардия разведка полкы составына керде һәм аның составында батальон соңгы дистә еллардагы барлык кайнар нокталарда булды (Чечня, Грузия һәм Абхазия, Осетия, Приднестровье һ.б.), Бу Россия ҺДГ-нең иң күп орден алган полкы. Ул илгә ун Рәсәй Героен биргән (бишесе - үлгәннән соң), алар арасында әфган һәм чечен сугышлары герое, гвардия подполковнигы Анатолий Лебедь кебек легендар шәхес тә бар. Тынычлык саклауда бурычларын үтәгәндә батырлык һәм геройлыклары өчен полкның байтак кына хәрби хезмәткәрләре хөкүмәтнең югары бүләкләре белән бүләкләнделәр. 9 декабрьдә Ватан Герое көне билгеләп үтелде, аларның күбесе - безнең илебез Геройлары.
    Җәлил Гайфетдинов үзе батальонда 1986-1988 нче елларда хезмәт иткән, парашют белән 25 тапкыр сикергән, үзенең иптәшләре белән бергә исә ул 20 марш-бросок (ыргылыш) ясаган.
    -Мәскәүдә поезддан мине ике хезмәттәшем - Мәскәүдә яшәүче Марат Гыймадиев һәм безнең взвод командиры урынбасары Дмитрий Остапенко (әйтергә кирәк, күптән түгел дөнья күргән Рәсәй ҺДГ-нең оешу тарихы турындагы китап авторы ул) каршылады. Бергәләшеп десанттагы хәрби машина шоферы -механик Наил Насыйров янына киттек (хәзер ул бизнесмен) һәм аның автомобилендә Кубинкага кадәр бардык.
    Башка хезмәттәшләрем белән часть территориясендә очраштык, Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән төрле елларда хезмәт иткән 150 гә якын кеше җыелды. Иртәнге сәгать 10 да тантаналы митинг булды, әлеге частьнең һәлак булган десантчылары истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр куйдык, аннан соң подразделение строевой марш белән узды. Сәгать 12.00 дә спецназ күргәзмәсендә булдык, кулыбызга корал тотып карадык, хәзерге солдатларның көнкүреше белән таныштык. Казармада булдык: үзебезнең армиядә үткән көннәрне искә алдык. Ашханәдә бирелә торган ризыкларның төрлелегенә гаҗәпләндек.
    -Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде. Шул хакта белгәч, бәлки кайберәүләр армия хезмәтеннән качып калырга теләмәс тә иде.
    -Әйтергә кирәк, хәзерге һава-десант гаскәрләрендә (ҺДГ) җиһазлар һәм кораллар искиткеч. Маскировка костюмы гына да берничә төрле, алар төрле һава шартларында алга куелган бурычны үтәүне җиңеләйтәләр. Яшь егетләр безгә аның кышкы, җәйге, көзге вариантларын киеп күрсәттеләр. Мин кулыма кабат таныш корал тотып карадым. Аннан контрактчылар үзләренең осталыкларын җигеп, "дошманны" модельләштереп, аны зарарсызландыру алымын күрсәттеләр. Музейда исә Наил 80 нче елларда чыккан армия газетасындагы фотоны күреп: "Кара әле, бу бит без, яки безнекеләрдән кемдер! Калкулыкны таныйсыңмы, без анда атарга менә идек",- диде.
    Көндезге сәгать 2 дә ресторанда сыйландык, концерт карадык. Офицерларга, һәлак булган спецназовчыларның хатыннарына, туганнарына истәлекле бүләкләр, безгә бүләк салынган пакетлар тапшырдылар.
    -Менә 901 батальонны аеручы билгеләре булган вымпел һәм "Побеждает сильнейший" дигән девизы, -дип күрсәтте Җәлил Габдрәшит улы, -Д. Остапенконың "Основа основ - ВДВ" китабы, истәлекле күкрәк билгесе, батальон тормышын чагылдырган стена календаре. Һәр әйбердә "соры бүре билгесе" - ҺДГ спецназ сурәте.
    -Тәэсирләрегез бик күп! Очрашуда, мөгаен, гел "Хәтерлисеңме...?"- дигән сүзләр еш ишетелгәндер?
    -Сәфәрдән алган тәэсирләр әйтеп бетергесез. 28 елдан соң хезмәттәшләрем белән генә түгел, офицерларыбыз, командирларыбыз белән дә очраштык бит. Бигрәк тә Андрей Фролов белән очрашу насыйп булган, ул батальонда хезмәт срогын тәмамлагач калды, хәзер ике ел командир икән. Әйе! Искә алырлык нәрсәләр байтак булды! Наилне генә алыйк. "Дембельгә" ике ай ярым вакыт калгач, ул запас парашют белән җиргә төште - парашют 200 метр биеклектә генә ачылды, ни өчендер ул башта ачылмады. Ә быел ул - очрашуны оештыручыларның берсе. Белгород өлкәсеннән Сергей Скворцов улы белән килгән, улы ел ярым элек кенә биредә армия хезмәтен узган. Мин, әлбәттә, егеткә сорау бирми кала алмадым, ничек хезмәт итүе белән кызыксындым. Ул: "Бу частьтә хезмәт итүем белән горурланам, шулай булмаса, очрашуга килмәгән дә булыр идем", - диде. Мин шул мәлдә очрашуга килеп нәкъ шул сүзләрне ишетергә теләвемне аңладым, шул чакта илебезнең ышанычлы кулларда булуын тойдым, буыннар алмашы дәвам итә, яшь егетләрнең дә сугышчан рухы ныклыгын тойдым, алайса без кайвакыт шикләнә дә башлыйбыз. Мин элеккеге хәрби хезмәткәр буларак, эстафетаны ышанычлы кулларга тапшыруыбызга сөендем.
    Әңгәмәне Ольга
    ИВАНОВА алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: