Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вера һәм Александр Ивановлар: «Бер күрүдән гашыйк булу»

Ленино авылында, бер матур гына йортта Ивановлар: Александр Степанович һәм Вера Михайловна гаиләсе гомер итә. Иртәгә, 25 декабрьдә алар «алтын туй»ларын билгеләп үтә.

Язмыш аларны Түбән Камада 1971 елда очраштыра. Львов өлкәсендә сәүдә училищесын тәмамлаганнан соң, Вера Михайловнаны юллама буенча төзелеп килүче шәһәргә сатучы булып җибәрәләр. Телиме - теләмиме, ә туган җиреннән еракка китәргә туры килә аңа. Ул вакытта Александр Степанович, Әлмәттә газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренә өйрәнеп, бер ел эшләгән, армиядә хезмәт итеп өлгергән була. Яңа 1971 ел алдыннан ул Түбән Камага килә, кайчандыр производство практикасын узган төзелеш-монтаж идарәсенә эшкә урнаша.

Беренче очрашу үзләре яшәгән тулай торакның «кызыл почмагы»нда була, шул ук минутта алар арасында мәхәббәт барлыкка килә. Ул вакытта Верага 20 яшь, ә Александрга 23 яшь була. Александр Степанович бу көнне яхшы хәтерли - 1971 елның 4 феврале. Танышу урыны очрашу урынына да әверелгән. «Вера янына өйдәге аяк киемендә йөрдем», - дип көлә Александр Степанович. Туй яңа ел алдыннан үткән, башта Түбән Камадагы дуслары белән, ә аннан соң Александр Степановичның туган авылы Ленинода бәйрәм иткәннәр. Вера өчен яңа фамилиягә ияләшү авыр булмаган. Аның ахыры гына алышынган: үзенеке Ивасивко булса (украинча), кияүгә чыккач Ивановага әйләнгән.

Яшь гаилә башлыгы тулай торакта аерым «өч кешелек» бүлмә сорап алган. Анда яшәгәндә бер-бер артлы ике уллары - Степан һәм Олег дөньяга туа. Ике елдан соң гаилә тулай торакның «малосемейка»сына күчә. Анда кайнар су булмаган, ашарга да күхняда түгел, ә электр плитәсендә генә пешергәннәр, аның каравы мунчасы юл аша, эшләре дә якында гына булган, шуңа күрә яшьләр  кайгыга батмаган - яшәп, эшләп торганнар. Александр Степанович электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып хезмәт куйган, бу һөнәргә гомеренең 35 елын багышлаган. Вера Михайловна исә яңадан балалар бакчасы тәрбиячесенә укып, 20 ел дәвамында шул өлкәдә эшләгән. «Малосемейка»дан соң, ниһаять, аерым фатир барлыкка килгән. Ир белән хатын бар җирдә  дә тату яшәргә тырышканнар. Вера Михайловна әрләшергә яратмавы, ә ире моның өчен беркайчан да сәбәпләр бирмәве турында әйтте. «Хатынымнан эшләп алган акчамның бер тиенен дә яшермәдем, хезмәт хакын алып кайткач, аны һәрвакыт сервантка куя идем», - дип искә ала Александр Степанович. Уллары әти-әниләренә мәшәкатьләр тудырмыйча, акыллы булып, аларга булышып үскәннәр. Җәйге каникулны алар Ленинода - әби-бабайларында үткәргәннәр. Печән чабарга, бәрәңге өяргә, басуда бабайларының һәм башка туганнарының чөгендерләрен утаганнар, шулай ук балык тотарга да бик яратканнар.

Барысы да яхшы барган. Олы улы өйләнгән, кечесендә дә туй булырга тиеш булган. Ләкин, кызганычка каршы, тромб барлыкка килү сәбәпле, Олег 27 яшендә кинәт вафат була.

2004 елда - ике ел үткәннән соң, ир белән хатын пенсиягә чыгалар. Алар фатирларын сатып, Ленинога күчеп киләләр, чөнки Александр Степановичның туган ягында әтисе, әнисе, улының каберләре... Авылда тыныч, табигатькә дә якынрак буласың кебек.

Төзелеш материаллары сатып алына һәм Александр Степанович әти-әнисенең йорты урынында яңа йорт сала. Анда 3 бүлмә -  зал, йокы бүлмәсе һәм тагын бер зур бүлмә - уллары кунакка кайтканда файдалана торганы. Степан һәм Елена анда үзләренә ошаган ремонт ясаганнар. Хуҗа каралты - куралар да төзегән. Элегрәк алар алты баш кәҗә тотканнар, хәзер инде тавыклар гына калган,  бакча да бар - йорт урыны белән бергә 25 сутый җир. Казып утырту, җыештыру эшләрендә уллары һәм килен булыша, ә җәй дәвамында карап тотуны алар әлегә үзләре дә булдыра. Уллары Степан хатыны белән зур эшләрдә хезмәт куйсалар да (Елена ТР Югары судында, ә Степан бик җитди һәм җаваплы оешмада - республика җитәкчесенең куркынычсызлык хезмәтендә), әти- әниләренә ярдәм итәргә вакыт табалар.

Инде оныклары да зурлар: бабасының адашы Александр Степанович, үзе дә тиздән әти булачак, әби-бабасына оныкчык бүләк итәчәк. Ул тикшерүче (следователь) булып эшли. 18 яшьлек Полина көллияттә, ә кече оныклары Илюша 5 сыйныфта укый. Илюша рәсем ясарга ярата, ул - профессионал, бу әбисенең 70 яшьлек юбилеена бүләк ителгән рәсеменнән дә күренеп тора. Оныгының рәсеме янәшәсендә әбинең кул эшләнмәләре - бик матур итеп чигелгән картиналар (сабый белән Мадонна, гөмбәзле чиркәүләр, чәчәкле натюрмортлар һ. б.). Вера Михайловна мендәр тышларын да шулай итеп  чиккән. Боларның барысына да бик күп хезмәт сарыф ителгән! Дөрес, хәзер, инде күзләрнең күрүе начарланды, ди Вера Михайловна.

Кичләрен ир белән хатын скандинавча өйреш белән шөгыльләнәләр, ә Александр Степанович иртән дә йөреп кайта әле, ә аннан соң ишегалдыннан карны да чистарта. Умыртка баганасы авыруы аркасында табиблар аңа күбрәк йөрергә киңәш иткән, ә хатыны аңа иптәш.

Пилмән өчен Александр Степанович фаршны иттарткычтан үзе чыгара, ә Вера Михайловна аларны ясый. Ул ирен төрле тәм-томнар, бигрәк тә яраткан пончиклары белән сыйлый. Өстәл артыннан торгач, ул аңа «рәхмәт» әйтеп кенә калмый, кочаклап, пәп тә итә.

- Бу миңа илһам өсти! - Вера Михайловна.

Еллар узу белән, алар арасындагы мәхәббәт сүнмәгән, ә тормыш сынаулары аша үтеп, көчәйгән генә.

- Беркайчан да аерым йокламадык. Хәзер дә төн уртасында уянсам, аның сулышын тыңлыйм - күңелемдә шундый тынычлык барлыкка килә!,- дип елмая Александр Степанович

- Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, - дип раслый иренең сүзләрен Вера Михайловна. - Бәлки кайберәүләр дөньяда мондый әйбернең булуына ышанып та бетмидер, әмма ул бар. Күңелебездә бүген дә  мәхәббәт, чөнки  чынлап яратсаң, барысын да гафу итәргә тырышасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев