Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеран Элеккечә сафта

Иртәгә, 5 мартта, Әдәмсә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Билданов Шәвәли Мирзаҗан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. 66 ел бергә гомер итүче хатыны Бисал Хаммәди кызына да быелгысы елның гыйнварында 90 яшь тулган. Районда яшәүче барлык халык исеменнән без аларны юбилейлары белән тәбрик итәбез, әле...

Иртәгә, 5 мартта, Әдәмсә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Билданов Шәвәли Мирзаҗан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. 66 ел бергә гомер итүче хатыны Бисал Хаммәди кызына да быелгысы елның гыйнварында 90 яшь тулган. Районда яшәүче барлык халык исеменнән без аларны юбилейлары белән тәбрик итәбез, әле тагын бик күп еллар безнең янәшәдә булуларын телибез.
Шәвәли һәм Бисал икесе дә 1925 елда Әдәмсә авылында туганнар, бер урамда яшәгәннәр, бер мәктәпкә йөргәннәр, 1942 елда хәрби комиссариаттан килгән повестка буенча икесе дә бер көнне туган авылларыннан чыгып киткәннәр: егет фронтка, кыз - Казан авиация заводына. Ул чакларда ук бер-берсен ошатып йөргән яшьләр һичшиксез очрашачаклары турында бер-берсенә вәгъдә биргәннәр. Һәм шулай була да, тик 6 елдан соң гына. 1948 елның октябрендә Шәвәли 64 нче укчы полктан демобилизацияләнә (аның составында ул ватанны чит ил кешеләреннән азат итүдә катнашкан). Ә биш көннән соң Бисал да Казаннан кайта. Алар алдагы елның гыйнварында өйләнешәләр. Икесе дә 10 ел буе урман хуҗалыгында эшләгән: ул тракторчы булып, хатыны - куян фермасында. Аннан соң икесе бергә колхозга эшкә күчәләр: Шәвәли монда да тракторчы була, ә Бисалга башта бозаулар карарга, ә аннары сыер савучы эшләрен тәкъдим итәләр. Пенсиягә чыккач та ул үз эшен ташламаган: лаеклы ялга ире белән бергә чыгалар.
-Без бик тату яшибез, элек тә ачуланышу өчен сәбәп юк иде, - ди Бисал апа, -кем яхшы яки кем начар икәнлеген ачыкларга вакыт та булмады. Балалар үстердек, төнгә кадәр эшләдек. Кичке ашны да бик сирәк бергә ашадык. Элек колхозда ял көне юк иде. Әмма мин, мисал өчен, аны борчырга теләми идем, кайгыртучан булдым. Ул бит сугышта катнашып, яраланган кеше, мин аны һәрчак жәлләдем. Балалар да аны әлләни йөдәтмәделәр, тик ул малайларыбыз - Рахимҗанны һәм Саматны тракторда утыртып йөрде, кызым Гөлсем күбрәк минем белән булды. 1964 елда безнең кызыбыз Рокыя туган иде, әмма аңа озак яшәргә насыйп булмады, бала чакта ук үлде. Улларыбыз да инде исән түгел шул. Язмыштыр күрәсең, үзебез дәһшәтле сугыш елларын үтә алдык, ә өч балабызны тыныч вакытларда җирләдек.
Шәвәли ага, үзен бик үк сәламәт тоймаганга, үзе турында сөйләмәде. "Украинадагы вакыйгаларга Сезнең карашыгыз ниндирәк?" - дигән сорауга: "Нәрсә, әле һаман сугышалармыни? - дип җавап бирде. Баксаң, ул безнең күршеләребез өчен нык борчыла икән, хәтта телевизорны да сүндереп куйган, карамый башлаган.
Безнең белән саубуллашканда хөрмәтле ветераныбыз сәламәтләнеп, сугышчан бүләкләрен тагып, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәмнәрдә катнашырга вәгъдә бирде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев