Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеран шаяртырга ярата

Черемухово бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Максимович Сальцин киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бергә үз юбилеен - 90 яшьлеген дә каршылый. Хәзергесе вакытта исән-имин яшәп ята, Инвалидлар көне уңаеннан МЙ-да үткән чарага да барырга ниятләп торган, тик бераз авырап киткән. Петр Максимовичны сугыш үзе гарипләндергән. 1943...

Черемухово бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Максимович Сальцин киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бергә үз юбилеен - 90 яшьлеген дә каршылый.
Хәзергесе вакытта исән-имин яшәп ята, Инвалидлар көне уңаеннан МЙ-да үткән чарага да барырга ниятләп торган, тик бераз авырап киткән. Петр Максимовичны сугыш үзе гарипләндергән. 1943 елны унсигез яшьлек егетне фронтка чакыралар. Зенит артиллеристына укытып чыгаралар, тик Ленинград фронтына озаткан вакытта аларның йөк машинасы ЮТҺ-нә юлыга һәм фронт сызыгына эләгәсе урынга, авыр тән җәрәхәтләре алып, госпитальгә эләгә. Дәваланып чыккач, 2 нче Белоруссия фронтының 12 нче артиллерия укчылар полкы составында коручы булып батырларча сугышта катнаша. Бервакыт разведкада вакытта шартлаган снаряд кыйпылчыклары башын җәрәхәтли, 1944 елның маенда сугышчыны комиссовать итеп, 2 төркем инвалидлык бирәләр. Шушы кыю рейдта күрсәткән батырлыгы өчен Петр Максимовичны "Батырлык өчен" медале белән бүләклиләр, бүләге иясен озак эзләп, сугыштан соң гына барып ирешә.
Петр Максимович хатыны белән бергәләп 7 бала тәрбияләп үстерә, ике мәртәбә тол кала. Сугыштан соң озак еллар - пенсиягә чыкканчы җирле совхозда ветфельдшер булып эшли. 5 ел элек ветеран хакында без дә язып чыккан идек. Ул элеккечә Бистәдә, үги кызы Зоя һәм аның ире Иван Ивановичның кайгыртуын тоеп, алар белән бер йортта яши. Олы яшьтә булуына карамастан, Петр Максимовичның зиһене үткен, юмор хисен дә югалтмаган.
-Мәзәкләр кушып, шаяртып сөйләшергә ярата бит ул,- ди Зоя Григорьевна.
-Минем яшьтә хәлләр ничек булсын инде. Сазлыктагы калкулыклар кебек, бер әйбәт, бер начар, - ди ул кызының сүзләрен раслап.
-Фронтта алган яраларыгыз борчымыймы соң?
-Ике ел инде башы нык авырта башлады. Картая барган саен, яраларының сиздерүедер инде, - ди Зоя Григорьевна. -Иртән авыртуын басарга парацетамол яки но-шпа төймәсе бирәм. Элегрәк башына зарланганы булмады, бәрәңге дә утыртты, утын да ярды. Безгә бар эштә булышты. Хәзер без: "Инде күп эшләдең, хәзер ял ит",- дибез. Аның үз бүлмәсе, аулак-тыныч, үзенә-үзе хуҗа. Хастаханәдә ятарга яратмый. Бераз дәваланырга киңәш итсәк тә, баш тарта.
-Өйдә стеналар да булыша, диләр. Өйдә рәхәтрәк бит, - ди Петр Максимович.
-Элеккегечә нык булмаса да, үз аякларында йөри. Җәйләрен урамга чыгып утыра. Кышын телевизор карый, газеталар укый - йокымсырап та киткәли. Күзләре начар күрә. Көчле күзлек кия, - дип дәвам итә Зоя Григорьевна.
-Әйе, начар күрәм шул, - дип сүзгә кушыла Петр Максимович.
-Туган көнендә, 9 майда зур табыннар корабыз. Бөтен балалары җыела. Алар болай да кайтып йөриләр. Бәйрәмнәрдә дә бергә җыелабыз. Күптән түгел генә оныкчыклар санын барлый башлаган идек, очына чыга алмадык - 30 дан артып китте. Андый бәйрәмнәрдә ул сугышчан йөз граммнан да баш тартмый, кайчагында кан басымы уйнаса, берәр рюмка коньяк та эчкәли.
-Бәйрәмнән соң, пәнҗешәмбе көнне, - дип шаярта ветеран.
-Соңгы араларда ул шундый игътибар итүләргә күнегеп китте. Киләләр, сораштыралар, фотога төшерәләр. Мәктәптән, музейдан килделәр. Күчтәнәчләр китерәләр. Ике ел инде сәламәтлеге какшау аркасында мәктәпкә, клубка чараларга бара алганы юк, шулай да Инвалидлар, Өлкәннәр көнен калдырмый. Быел Җиңү бәйрәменә машина белән килеп алдылар.
Саубуллашканда без ветеранга: -Җиңүнең 70 еллыгын да шулай күтәренке кәеф белән каршылагыз, митингта күрешергә язсын, вәгъдәме? - дидек.
-Вәгъдә. Лампасик эчәм дә, чыгам, - дип шаяртты ветеран.
Ул чын рус солдаты, картлык көнендә дә шаяртырга көч таба, чөнки фронт чынбарлыгын татыган. Ашамыйча тәүлек буе торып була, ә менә сөйләшми-шаяртмый торып кара?!
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев