Ветераннарга медальләр тапшырылды
Сугыш ветераннары “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләнәчәкләр дип, без газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде.
Беренче медаль Җиңү көнендә Тубылгы Таудан сугыш ветераны Хәниф Зариповка тапшырылды. Ә 12 июнь – Россия көнендә тагын ике ветеран әлеге бүләккә ия булды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Петропавел Бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Григорий Быковка, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Зирекледән сугыш ветераны Мансур Габбасовка тантаналы шартларда медаль тапшырдылар.
“Фидакарь хезмәт өчен “ медале белән безнең районнан тагын алты сугыш ветераны бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев