Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Видеокүзәтү тәртип сакларга ярдәм итә

Быел яз һәм җәй дәвамында Яңа Чишмәдә 65 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, алар тәртип сакларга булышалар.


Видеокамералар мәдәният һәм ял паркында, район     Мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, район үзәгенең барлык балалар бакчаларында, «Олимп» УСЗ, район Советы һәм башкарма комитеты, Ленин урамындагы яңа җәяүлеләр зонасында, шулай ук күп фатирлы торак йортлар территориясендә (Совет ур., 62, Чернышевский ур., 25, 27 һ. б.) урнаштырылган.
Видеокамералар ярдәмендә җәмәгать тәртибен бозучыларны ачыклау очраклары да бар. Шулай итеп, Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 3 катлы йортлар ишегалдындагы балалар мәйданчыгында инвентарь бозуда (карусель) тотылган, шулай ук район үзәгенең чүп контейнерларына барып җитмичә, чүп-чар салынган пакетларны җиргә ташлаган намуссыз кешеләрен ачыклаганнар.
Видеокүзәтү безгә тынычлыкны һәм җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итәр дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев