«Вәлиев Ф.Р.» КФХ игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр.
«Вәлиев Ф.Р.» КФХ игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр.
Уңыш та бик яхшы – көзге бодай гектарыннан 50 ц чыга, арыш-30 центнерга якын, катнаш азык-32 ц. Фермерның 40 гектар мәйданда бөртеккә кукуруз җыеп аласы калган.
Кайбер КФХларда да урып-җыю темплары начар түгел: Марат Садыйковта - 61%, Александр Зубовта - 59%, Николай Скоковта – 62%, Виктор Козловта – 67%, “ Аксу-Агро " ҖЧҖдә 65% мәйданда җыештырылган.
Безнең «Агро-Основа» һәм «Закрома» ҖЧҖ кебек эре агрофирмалар 30,2 һәм 38% җыеп алганнар.
Ә тулаем район буенча 18,3 мең гектарда бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык урып-җыясы мәйданның 46,4% ын тәшкил итә. 59 мең тоннадан артык бөртек суктырылган, уртача уңыш гектарыннан - 32,3 ц.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев