Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волчья Бистәсе халкы үз авыллары турында борчыла

2017 елда үзара салым буенча референдумда Буревестник авыл җирлеге халкы авылны төзекләндерү буенча чираттагы план өчен тавыш бирде бу: юлларны карап тоту, шул исәптән кышын кардан арындыру, торбалар салып Яшьләр урамына вак таш-комлы катнашма җәю, роторлы чапкыч сатып алу, урам яктырткычларына ремонт, су белән тәэмин итү объекты һәм челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт.


Юллар, урамнарны яктырту һәм су белән тәэмин  итү буенча беренче дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл  итүгә 214 кеше 500 әр сум акча тапшырган (читтә яшәүче һәм ташламага ия 39 кешедән кала) һәм барлыгы 107 мең сум җыелган, әлеге акчаларга республикадан 428 мең сум өстәлгән.
Гомуми  акчаны планлаштырылган эшләргә түбәндәгечә бүлгәннәр: 335 мең сум – Яшьләр урамына вак таш-комлы катнашма салуга, 75 мең сум – юлларны кардан арындыруга, 75 мең - роторлы чапкыч сатып алуга, 25 мең – урам яктырткычларын ремонтлауга, 25 мең сум – су белән тәэмин итү системасына агымдагы ремонтка.
Бүгенге  көнгә роторлы чапкыч сатып  алынган, урамнарны яктыртучы лампалар алыштырылган. Кыш җитү белән урамнарны кардан чистарту эше башланачак. Отчет  буенча бүгенге  көнгә торбалар салып Яшьләр урамына  вак таш тулысынча җәелмәгән (“Алексеевскдорстрой“ ҖЧҖ белән муниципаль килешү 2018 елның 20 августында төзелгән, үтәү срогы 2018 елның 31 октябре) һәм су белән тәэмин итү объектлары һәм челтәрләренә ремонт эше дә ахырына  кадәр башкарылмаган (чыгым материаллары сатып  алу һәм эшне башкаручыларга хезмәт хакы).
Шулай ук 2017  ел өчен үзара салым буенча Волчанка елгасы аша салынган күперне ремонтлау эше алып барыла, дип хәбәр иттеләр Буревестник авыл җирлеге башкарма комитетыннан.
Волчья Бистәсе халкы үзара салым буенча программаны үтәү буенча үз фикерләрен дә җиткерделәр:
Мария Остолопова: - Быел бик яхшы  булды: сентябрьдә трактор килеп барлык юл кырыйларын чапты, чиста һәм пөхтә булып калды. Ниһаять, елга аркылы салынган күперне сүтеп алдылар, алыштырачаклар, димәк, эш башланган дигән сүз. Су трассасы салынган урында, чокырларны күмгәннән соң, бар җирне тигезләделәр, бернинди чокыр һәм  уем калмады. Юлларны карап торалар, барысы да чиста. Теләкгем – 2019 ел планына америка өрәңгесен кисеп алуны кертергә  кирәк, бөтен авылны шул агач басты. Һәм тагын: авыл урамын кардан чистартканда, чиркәү тирәсен кайчакта оныталар. Кызганыч! Чиркәүгә керү юллары һәрвакыт чистартылган булырга тиеш.
Александра Пономарева: - Мин безнең авылда үзара  салым буенча башкарыла торган эшләрнең барысын да белеп  торам. Әгәр дә үткән елда  сизелмәгән булса, быел исә барысы да күз алдында, барлык халык белеп тора. Яшьләр урамына керү ягына һәм юлның бер өлешенә вак таш салдылар, торба суздылар һәм хәзер төп юлдан уңга таба төшү юлы бар. Күперне,  зират ягындагысын, ремонтлый башладылар. Урам яктырткычларын алыштырдылар, Бакча  урамына, чокыр аркылы күперчек янында һәм тагын бер йорт тирәсенә яңаны куйдылар – элек анда бөтенләй дә юк иде. Язын Яшьләр урамында су белән тәэмин итү трассасын ремонтлау  белән мәшгуль булдылар, авылда су торбалары тишелү сирәк күренешкә әверелде. Күптән түгел роторлы чапкыч белән бу урамдагы юл читләрен чаптылар. Эшләнгән эшләрне күрү рәхәт  инде. Авылны төзекләндергәндә Үзәк урамдагы керү һәм сулга таба киткән юлны да уң яктагы кебек – мәктәпкә һәм чиркәүгә кадәр юлга вак таш салсалар яхшы булыр иде. Күптәннән борчу тудырган мәсьәлә – нәкъ авыл уртасындагы шакшы сулар чокыры. Аны башка урынга күчерү әлләни зур чыгым таләп итмидер инде, үзара салым акчасына да буладыр бит.
Анатолий Меньшиков: - Әлбәттә, юлларны төзекләндерү – беренче чираттагы эш. Килешәм, Үзәк урамнан уң якка юл өзеклегендә керә алмыйсың, ә бит анда кешеләр яши. Чишмәләрне дә төзекләндерергә кирәк. Авыл уртасында  буа бар, анда 6-7 чишмә суы агып төшә. Буа хәзер ташландык хәлдә, камышлар һәм үлән  генә үсеп утыра. Әгәр аны чистартсаң, коену, ял итү, балык тоту өчен менә дигән урын булачак. Авылны агач-куаклар каплады, ә 5 елдан соң урман посадкасына әвереләчәк бит. Моны хәл  итәргә, чистартырга һәм  кисеп алырга  кирәк. Ялкауланмасаң, барысын да эшләп була, теләк  кенә кирәк.
Ольга  ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X