Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волчья Бистәсендә авылны төзекләндерү мәсьәләләре хәл ителә

Авыл җирлеге хакимиятендә, быел авыл халкы нык активлашты, диләр.

Буревестник АҖдә быел авылны төзекләндерү белән бәйле чараларны тормышка ашыру өчен халыктан 500шәр сум акча җыеп, нәтиҗәдә 107 мең 500 сум акча тупланган. Алар карамагында республиканыкы белән бергә 537 мең 500 сум акча җыелган.

Бу акчаларга юлларны һәм урамнарны кардан чистарту буенча эш алып барылган (75 мең сум), энергия саклаучы фонарьлар сатып алынган һәм урнаштырылган (50 мең сум), 50 мең сум су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга киткән (насос - 34169 сум) һәм датчиклар сатып алу - 5406 сум, ремонт эшләре өчен түләүгә - 10425 сум, материаллар сатып алуга һәм санитар зона тирәләренә коймалар урнаштырган өчен эшчеләргә түләүгә 50 мең сум сарыф ителгән).

Калган 312 мең 500 сумга су агызу торбасы салганнар, Матрос урамы буенча юлны күтәргәннәр һәм вак таш җәйгәннәр. Кечкенә, әмма проблемалы булган бу юл участогын, рәсми тел белән әйткәндә, нормаль хәлгә китергәннәр. Ә гади тел белән әйткәндә, автомобиль хуҗаларының гына түгел – ул халык та тыныч дигән сүз: биредә өлкән яшьтәге кешеләр дә яши, алар янына туганнары, ашыгыч ярдәм машиналары килә һ.б. Авылга кергәндә бу урамның уң як өлеше. Ә Матрос урамының сул ягында яшәүчеләр инде 4 ел юл проблемасын белми. Үзләре дә елның теләсә кайсы вакытында транспортта чыга ала, юлы булгач, кунаклар да ешрак килә башлаган.

Федор Темников та бу хакта сөйли: «Безнең проблемалар юк һәм барысы да бар кебек: су, ут, юл. Әмма, минем фикеремчә, бездә бар икән, башкаларда да булсын».

Зинаида Баранова өчен дә изге максатларга акча жәл түгел. Аны авылдагы үзгәрешләр куандыра:

- Мәсәлән, бездә Матрос урамында... (Ничек? Тагын Матросмы? Менә бу туры килү! Без бит аны үзәк юлда очраттык) юллар тигез, төнлә яктыртыла. Ә бит без караңгыда, пычракта фермага йөргән чаклар бар иде. Ә сез ике катлы йортның ничек үзгәрүен күрдегезме? Аның тирәсендә асфальт сукмаклар салынды, агачлар утыртылды. Менә алар үскәч, әлегә күренешне бозып торган хуҗалык корылмалары агачлар артында калачак, тик авылда сарайларсыз да булмый шул. Әнә балалар мәйданчыгы. Безнең балалар үскәндә, болар турында уйламаган да идек».

Яшь кенә бер кеше (үзен таныштырудан баш тартты) үзара салым турында нәрсә уйлыйсың, дигән сорауга, бу начар түгел, барысы да дөрес эшләнә, тик мин, әти буларак, балаларымның район үзәгендәге кебек спорт-уен мәйданчыгы булуын телим. Безнең авыл балалары өчен дә шундый матурлыклар булса, яхшы булыр иде. Икенче яктан карасаң, моңа акча җыеп булмавын аңлыйм анысы, диде.

Киләсе елда үзара салым акчаларына ниләр эшләргә планлаштырылуы турындагы сорау белән без Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитинга мөрәҗәгать иттек һәм ул менә ничек җавап бирде:

- Халык җыенына авылның инициатив төркеме түбәндәге тәкъдимнәрне чыгарачак:

Юлларны кардан чистарту, җәйге чорда территорияне чабу (ягулык-майлау материаллары, запас частьлар сатып алу, эшчеләргә түләү) чишмәгә санитар-сак зонага коймалар сатып алу һәм урнаштыру, су белән тәэмин итү системасын ремонтлау, энергия саклагыч лампалар, махсуз җиһазлар сатып алу һәм урнаштыру, юлга вак таш җәю (чиркәүдән зиратка кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев