Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волонтерлар Яңа Чишмә районының өлкән яшьтәге кешеләренә булышалар

Хәзергесе вакытта районның барлык авыл җирлекләрендә өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар төркеме эшли.

Районда барлыгы 70 яшьтән өлкәнрәк 498 кеше яши,шуларның 102се социаль хезмәткәрләр карамагында. Өлкәннәрнең өйләрендә йөреп чыкканнан соң азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү буенча ярдәм кирәк булган кешеләр саны билгеләнде.
24 мартта инде кайбер җирлекләрдә мондый ярдәм күрсәтелде. Мәсәлән, Ленинода 12 пенсионерга азык - төлек, ә икесенә дарулар китерелгән, Акъярда мондый ярдәм 10 өлкән яшьтәге кешегә күрсәтелгән, Волчья Бистәсендә бер пенсионерга дарулар китергәннәр.
Волонтерлар эше дәвам итә. Кирәк булган очракта, өлкән кешеләр 2-21-54 (тәүлек буе) һәм 2-29-37 (иртәнге 8дән 17.00 сәгатькә кадәр) телефоннарына шалтырата алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев