Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вячеслав Козлов: «Балаларның туклануын оештыру даими контрольдә булырга тиеш»

Чираттагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмә Шахмай авылында узды, аны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Киңәшмәдә АҖ башлыклары һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Акбүре, Зирекле һәм Тубылгытау авыл җирлекләре башлыкларын үткән туган көннәре белән котлады.

Район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева җирлекләрнең социаль челтәрләрдәге эше, социаль челтәрләр аша гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм аларның үтәлеше турында сөйләде.

Агымдагы елның 1 кварталы өчен керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет үтәлеше турында фикер алыштылар, бу хакта финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Тухтаманова хәбәр итте. Балалар иҗат үзәгенең (БИҮ) үз кереме юк, дип билгеләп үтелде, мондый хәл булырга тиеш түгел.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларның туклануын оештыру, азык-төлек белән тәэмин итү буенча җитди сөйләшү булды. Контроль-хисап палатасы әлеге мәсьәләләр буенча кайбер мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын (сайлап) тикшергән һәм кайбер хокук бозуларны ачыклаган, бу хакта палата рәисе Роман Губкин хәбәр итте.

- Продукция белән тәэмин итүчеләр мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итәргә һәм бу эш контрактларда билгеләнгән срокта үтәлергә тиеш, - диде Вячеслав Козлов.  - Җитешсезлекләр булса, товар белән тәэмин итүчеләр «җаена» барырга түгел, ә мондый продукциядән баш тартырга, бу хакта безгә хәбәр итәргә һәм намуссыз поставщикка дәгъва хаты язарга кирәк.

«Балаларның туклануын оештыруны контрольдә тоту даими булырга тиеш. Продуктларның сыйфатын, аларның яраклылык вакытын, контракт шартларына туры килүен учреждение җитәкчеләре күзәтеп торырга тиеш. Безгә җавапсыз хезмәткәрләр кирәкми», - дип ассызыклады район башлыгы.

Киңәшмә ахырында төзекләндерү буенча икеайлыкның барышы һәм Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.

 

Вячеслав Козлов Җәлил Гайфетдиновны котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев