Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вячеслав Козлов: «Безнең бурыч - барлык структураларда коррупциягә каршы тору эшен көчәйтү»

Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү Комиссиясе утырышында торак сатып алуга яки төзүгә субсидияләр бирү, БДИ уздырганда коррупцион факторларны кисәтү, шулай ук мәдәният өлкәсендә коррупциягә каршы тору эшләренең торышы буенча кайбер мәсьәләләр каралды, 1 яртыеллыкта муниципаль коррупциягә каршы программаның үтәлешенә анализ ясалды.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр өчен бик күп ярдәм чаралары гамәлдә, хезмәткәрләрнең хезмәт урыныннан файдаланып калуга кызыксынуларын булдырмау өчен учреждениеләрдә нинди чаралар күрелә – бу хакта мәгариф, мәдәният, төзелеш һәм ТКХ, халыкны социаль яклау бүлекләре начальниклары хәбәр итте.

«Безнең бурыч — барлык структураларда коррупциягә каршы тору эшен көчәйтү, коррупцион эшчәнлекне булдырмау буенча аңлату әңгәмәләре үткәрү, җәмәгатьчелеккә утырышта каралган мәсьәләләр турында системалы рәвештә хәбәр итү», - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов, утырышны ачып.

Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева сүзләре буенча, бүлек коррупцион күренешләргә бик аз дәрәҗәдә дучар ителгән, чөнки акчаларны үзләштерү юлында торган контроль фильтрлар җинаять кылу юлында сыйфатлы киртә булып тора. Мәсәлән, ведомствоара хезмәттәшлек системасы буенча алынган түләү мәгълүматын автомат рәвештә формалаштыру. Белгечләр гражданинның керемнәрен исәпләү юлы белән түләүләрне формалаштырмый, система социаль ярдәм чараларының күләмен үзе билгели.

Утырыш ахырында Комиссия муниципаль хезмәткәрләрнең дә, бюджет оешмалары җитәкчеләренең дә коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышы стандартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә карар итте.

 

Яңа Чишмә муниципаль районы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев