Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вячеслав Козлов: «Һәркем үз урынында нәтиҗәле эшләргә тиеш»

15 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының киңәйтелгән отчет утырышы булачак. Утырышта 2018 елда эшләнгән эшләр турында отчет белән һәм агымдагы елга бурычлар турында Совет рәисе, муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясаячак.


Без бүген докладтан төп өземтәләрне бастырып чыгарабыз, алар укучыларыбыз өчен шактый кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
2018 нче хисап елы, һичшиксез, безнең район тарихында лаеклы урын алачак. Узып баручы елның төп эш юнәлешләре РФ Президенты, Татарстан Республикасы Президенты, дәүләт һәм муниципаль программалар һәм хисап елы башында район Советы утырышында куелган бурычлар нигезендә билгеләнде.
2018 елның төп сәяси вакыйгасы булып Россия Президентын сайлау тора.
Район территориаль һәм участок сайлау комиссияләре җирле хакимият органнары ярдәме белән зур һәм мөһим эш башкардылар. Моның өчен оештыручыларга һәм сайлаучыларга зур рәхмәт.
Районда гражданнарның үзара салым коралы куллану уңай нәтиҗә бирә, шуның белән халыкны җирле әһәмияткә ия  мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итә.
Гомумән алганда, 2014 елдан гражданнардан 11,967 млн. сум акча кергән, ә Татарстан Республикасы бюджеты тарафыннан өстәмә финанслау күләме 47 млн.сумнан артып киткән.
Бу акчага 20 км дан артык юл төзелгән, 7 км дан артык суүткәргеч салынган һәм ремонтланган, ел саен кышкы вакытта торак пунктларда юллар чистартыла, барлык зиратлар да диярлек яхшы халәткә китерелгән, күпер кичүләре, балалар мәйданчыклары төзелә, чишмәләр төзекләндерелә һәм башка бик күп эшләр башкарыла. Бу эшне 2019 елда да дәвам итәчәкбез.
Икътисад
2018 елда без икътисад үсеше темпларын саклап кала алдык. Тулаем икътисади вәзгыятьне бәяләп, ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт (ТТП) күләме 19,3 млрд. сумнан артык тәшкил итә, үсеш динамикасы 11,1%.
2018 елда сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата 99% тәшкил итте. 2018 елда предприятиеләрнең тулы даирәсе буенча үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме 21,4 миллиард сумнан артып киткән, ягъни узган елның шушы чорына карата 111,2% тәшкил иткән.
Ел нәтиҗәләре буенча районда инвестицион активлык күзәтелә. 2018 ел өчен төп капиталга инвестицияләр күләме 5,5 млрд. сум тәшкил итте, үсеш 2017 ел дәрәҗәсенә карата 120% тәшкил итте.
Республика районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингына туры китереп, безнең район бер пунктка күрсәткечне яхшыртып, 45 муниципаль берәмлек арасында 6 нчы урында тора. 
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
Авыл хуҗалыгы да мөһим тармак булып тора, район ТТП-да аның өлеше 5,7 % тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч физик күләмдә арткан, әмма узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бәяләр сәясәте аркасында, 1 пунктка кимегән.
Районда ике эре агрофирма һәм 50 КФХ эшли, алар файдалануында 89 мең гектар чәчүлек җирләре бар. 2019 ел башына булган торыш буенча авыл хуҗалыгында 16 164 баш мөгезле эре терлек, 189 баш дуңгыз, 2284 баш сарык исәпләнә. Авыл хуҗалыгында мәшгульләр саны 1000 нән артык кеше исәпләнә.
Авыл хуҗалыгы тармагы буенча уртача хезмәт хакы 2018 елда 17059 сум тәшкил иткән, шул ук вакытта республика буенча 22834 сум.
Кече һәм урта 
бизнес
Кече һәм урта бизнес ел саен район икътисады үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Районда 353 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара, бу теркәлгән хуҗалык итүче субъектларның гомуми саныннан 66% тәшкил итә. Шәхси эшмәкәрләр 10 мең кешегә 231 берәмлек теркәлгән, Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 251 берәмлек тәшкил итә. 2018 елда кече эшмәкәрлек субъектларыннан 39,7 млн. сумнан артыклык сатып алулар башкарылган, бу барлык тәэмин итү күләменең 40,7 % ын тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта тулай территориаль продуктта кече һәм урта бизнес өлеше нибары 12% тәшкил итә.
ХАЛЫКНЫҢ хезмәт
 АКТИВЛЫГЫ
Авылда реаль керемнәр үсеше сәясәтендә төп бурыч булып хезмәт хакын һәм башка акча керемен арттыру гына түгел, шәхси хуҗалыкларны үстерүне стимуллаштыру аша керемнәр алу да тора. Халыкның гомуми керемендә - 9,8% яки 271,98 млн. сум - бу шәхси йортлардан продукция сатудан кергән табыш, 2017 ел белән чагыштырганда 2% ка артыграк. Гәрчә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда шартлы баш терлек саны буенча 100 хуҗалыкка исәпләгәндә (112 шартлы баш) без республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак булсак та, әмма шул ук вакытта 2018 ел, кызганычка каршы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимү буенча борылыш елы булды. Моңа объектив сәбәпләр дә бар (220 баштан артык терлектә лейкоз, сөткә бәяләр кимү (2017 елда – 17 = 90 сум, 2018 елда -  14 = 36 сум), Татарстан Республикасында таналар һәм башмак таналар сатып алу мөмкинлеге булмау), барлык властьның һәм халыкның  эше дә җитәрлек түгел. 
Төзелеш һәм 
торак-коммуналь хуҗалык
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык-ул кеше тормышында һәм көнкүрештә зур роль уйный торган өлкә.
Районда шәхси торак төзү өлешендә 2018 елда 5013,7 кв.м торак файдалануга тапшырылган.  Районда 38 республика программасының 21е тормышка ашырыла. Әмма шул ук вакытта әлеге юнәлешләрнең уңай динамикасы булса да, хәл ителмәгән мәсьәләләр күп әле, атап әйткәндә, Красный Октябрь торак пунктында чистарту корылмалары булмау, Яңа Чишмә торак пунктында юынтык суларны тулысынча чистартмау (реконструкция стадиясендә), суны агызып җибәрү челтәрләренең искерүе 90 % тан артык тәшкил итә, КНС № 1 дән КНС № 3 кә кадәр суны агызып җибәрү системасына капиталь ремонт таләп ителә.
 Яңа Чишмә авылында шәхси хуҗалыклардан һәм утар тибындагы йортлардан суны агызып җибәрүнең үзәкләштерелгән системасы булмау, бу грунт торышына һәм торак пунктларда грунт сулары булу (туендырылганлык) тискәре йогынты ясый. Күп кенә торак пунктларда су белән тәэмин итү системасы тиз арада капиталь ремонт таләп итә, республика программасы буенча инженерлык челтәрләрен газлаштыру фонды аша башкарыла торган эшләр сизелерлек нәтиҗә бирми, чөнки ремонт системаларның гомуми озынлыгыннан ел саен челтәрләрнең 5% тан да кимрәк өлешендә башкарыла.  Шулай ук үзара салым акчалары хисабына башкарыла торган эшләр су белән тәэмин итү проблемасын тамырдан үзгәртә алмый.  Гәрчә үзара салым хисабына су белән тәэмин итү чыганакларын лицензияләү, ЗСО беренче поясларын оештыру өчен документлар рәсмиләштерү эшләре башкарылса да.
МӘГАРИФ
2017-2018 уку елы безнең мәгариф системасы өчен уңышлы булды, без күп юнәлешләр буенча үз күрсәткечләребезне яхшырттык. Мәҗбүри фәннәр буенча БДИның уртача баллары узган ел белән чагыштырганда үсүгә уңай тенденция бар: 5 фән буенча нәтиҗәләр узган елгыдан югарырак һәм ике фән буенча республика күрсәткечләреннән югарырак, бездә БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре буенча аттестат алмаган укучылар юк. Шулай ук югары балл нәтиҗәләре өлеше сизелерлек артты.  12 чыгарылыш сыйныф укучысы “Укудагы уңышлары өчен» Россия медальләре алды. 1 укучы химия буенча 100 балл җыйды. 
 Гомумән алганда, агымдагы елда гомуми белем бирү системасы эшчәнлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем алу өчен шартлар тудыруны тәэмин итүче бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
Белем бирү сыйфатын бәяләү системасын камилләштерү (дәүләт имтиханнарын гына түгел, ә белем бирү сыйфатын һәм укучыларның социализация дәрәҗәсен төрле мониторинг тикшерүләрен дә үз эченә ала). Әмма шул ук вакытта бүген укыту һәм тәрбия эшләренең, барыннан да элек, укучыларга гражданлык - патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шулай ук мәктәпләрне квалификацияле укытучылар белән тәэмин итү мәсьәләсен карарга кирәк, чөнки кадрлар белән ел саен җитди проблема туа. 
Мәдәният
Районда мәдәният хезмәтләренә ихтыяҗ арту белән тотрыклы тенденцияне билгеләп үтәргә мөмкин. 2018 елда үткәрелә торган конкурслар һәм чаралар саны, шул исәптән чакырылган башкаручылар катнашында да, киңәйтелде. 
Яңа Чишмәдә беренче тапкыр «Нечкәбил» республика гүзәллек, гаилә һәм ана булу конкурсының зона сайлап алу туры үткәрелде, безнең Салиховлар гаиләсе мактаулы III урын алды.       
 Шулай ук хисап елында, алдагы ел белән чагыштырганда, проект эшчәнлеге буенча эш активлашты, ул мәдәният учреждениеләрен өстәмә финанслауның бер төре булып тора һәм 1 млн. 770 мең сум тәшкил итә.
 Мәдәният өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр белән уңай динамика булса да элеккечә профильле белем бирүдә начар матди-техник база һәм кадрлар булмау проблемасы кала бирә.
Сәламәтлек саклау
Район халкына медицина ярдәмен Яңа Чишмә РҮХ күрсәтә, хастаханәдә тәүлек буе 51 койкага исәпләнгән стационар, 21 койкага исәпләнгән көндезге стационар, сменага 265 кешегә исәпләнгән поликлиника, 23 ФАП, Зирекле участок хастаханәсе эшли, 4 бригада ашыгыч ярдәм күрсәтә.  2018 елда Яңа Чишмә РҮХ дә матди-техник база ныгытылды. Поликлиника биналарына капиталь ремонт ясалган, цифрлы рентгенология комплексы, УЗИ аппараты куелган, янгынга каршы режим бозуларны бетерү өчен финанс чаралары бүлеп бирелгән. Акбүре авылында модульле технология буенча яңа ФАП төзелде. 
Дәүләт гарантияләре программасы тулысынча үтәлгән. Районда яшәүче 2377 өлкән кешенең билгеле бер төркемнәренә диспансеризация үткәрелгән, 2710 бала тикшерелгән. Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә медицина тикшерүләре  - 2604 кеше.
Сәламәт яшәү рәвеше принципларын гамәлгә кертү кысаларында бөтен торак пунктларга йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары профилактикасы буенча лекторий белән чыгулар уздырылган, игенчеләр янына барып кан басымын үлчәү һәм организмның гомуми торышын бәяләү, артериаль гипертензия һәм йөрәк ишемиясе авыруы белән диспансер исәптә торучы пациентлар яшәүче йортларда булганнар. «Сәламәтлек мәктәпләрендә» безнең районның 1000 нән артык кешесе укытылган.
Барлык профилактик чаралар үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән. Башкарылган эш нәтиҗәсе булып 2018 елда гомуми үлем күрсәткечен, алдагы ел белән чагыштырганда, 10,6% ка киметү, эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем очракларын 12,8% ка киметү тора, сабыйлар үлеменә юл куелмаган.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү 
чаралары
2018 елда район халкына социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә 56 млн. 879 мең сум акча җибәрелгән, ярдәм алучыларның гомуми саны 6078 кеше тәшкил иткән. 
  2018 ел дәвамында аз керемле гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча эш алып барылды. Матди ярдәмне 73 кеше алды, бер кешегә уртача түләү күләме узган елда 4520 сум тәшкил итте.  Республика бюджетыннан барлыгы 330000 сум акча җибәрелгән. 
Бүлек эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып инвалидлар белән эшләү тора. Хәзерге вакытта район территориясендә 1270 инвалид яши, шуларның 48се-инвалид балалар.  Инвалидларның гомуми саныннан 2,5%-коляскадагы инвалидлар (32 кеше), күрү буенча инвалидлар 1%  (13 кеше), ишетү буенча инвалидлар 1,4%  (18 кеше) тәшкил итә. 
2018 елда 18 инвалид бала мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану курсы узды.
  Яшел Үзән шәһәренең «Идел» тернәкләндерү үзәгенә, Әлмәттәге «Ветеран», Баулыдагы «Каенкай» тернәкләндерү үзәгенә мөмкинлекләре чикләнгән 56 өлкән кеше җибәрелгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X