Халыклар дуслыгы үзәгендә бер еллык эшкә йомгак ясаганнар
6 мартта Яңа Чишмә районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге утырышы узган.
«Түгәрәк өстәл» район башлыгы Вячеслав Козлов, район прокуроры Руслан Гизятов, район Советы һәм башкарма комитеты вәкилләре, район конфессияләре һәм милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашында узган.
Яңа Чишмәнең Халыклар дуслыгы үзәге җитәкчесе Светлана Мартышова 2023 елда башкарылган эшләр турында хисап белән чыгыш ясаган.
Халыклар дуслыгы үзәге районның татар, керәшен, рус, чуаш, әрмән, үзбәк мәдәнияте вәкилләренең 6 милли иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлеген координацияли. Бу эш кысаларында узган елда милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне үстерү буенча 32 чара үткәрелгән:
-Милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне үстерү буенча 18 мәдәни-массакүләм чара үткәрелгән. Болар — фольклор сәгатьләре, Тубылгы Тауда «Халыклар дуслыгы» фестивале, «И мудрый, и нужный чуашский язык» дигән Туган тел көне, «Уйнагыз, гармуннар!» район фестивале һәм башка милли бәйрәмнәр.
— Җәмгыятьтә толерантлыкны арттыру буенча 2 чара һәм бер «түгәрәк өстәл»: Халыкара толерантлык көнендә видеороликлар конкурсы белән «Без төрле, әмма бик тә охшаш» дип аталган тематик дәресләр үткәрелгән.
Дин өлкәсендә 4 рухи-агарту чарасы: Раштуа, Казан изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәмнәр, Нәүрүз, Ленино авылында кырык Севастий изгеләрен искә алу көне.
— Тарихи-мәдәни мирасны үстерү буенча 2 чара: музей хезмәткәрләре район авылларының тарихы һәм аларда булган һөнәрчелек буенча дәресләр үткәргәннәр.
— дәүләт һәм җәй көне билгеләп үтелә торган халык бәйрәмнәренә (Сабантуй, Питрау) багышланган 2 чара (өйчекләр булдырылган).
— дүрт иҗади проект тормышка ашырылган: «Яңа йолдыз астында» 2 нче район Раштуа фестивале, Рәшит Ваһапов исемендәге «Мирас» татар мәдәнияте фестивале, «Бистә боҗрасы» — 5 нче халык җыры һәм хезмәт традицияләре фестивале һәм Архангел Бистәсендә 2 нче Рус җыры бәйрәме.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында районыбыз Татарстан Халыклары дуслыгы йорты каршындагы мәйданчыкта Казан халкы һәм кунаклары өчен мәдәни программа әзерләгән. Анда тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутын презентацияләү, милли ризыклар, халык сәнгать һөнәрләре һәм иҗат коллективларының чыгышлары тәкъдим ителгән.
Августта районда Әрмәнстан һәм Россия халыкларының күп гасырлык дуслыгы билгесе буларак «Хачкар» стеласы ачылган.
Халык традицияләрен саклау өчен АМЙларда, китапханәләрдә, музейларда кызыксынулар буенча клублар оештырылган, анда бисердан үрү, бәйләү, калфаклар һәм сөлгеләрдә чигү, саклаучы — курчаклар булдыру, балчыктан коеп, кәгазьдән сыннар ясау буенча мастер-класслар үткәрелә. Июльдә район «Яңарыш» фестивалендә «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» һәм «Чигелгән сөлгеләр» республика акцияләрендә катнашкан. Туган телләрне белүне пропагандалау өчен китапханәләр Халыклар бердәмлеге көненә, Туган тел көннәренә туры китереп, чаралар үткәргән.
Светлана Мартышова милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдергән.
Доклад буенча фикер алышканда район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район прокуроры Руслан Гизятов биредә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү һәм саклау өчен берләшмәләрнең эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткергәннәр.
Районда миграция буенча хәлләр торышы турында мәгълүмат белән "Түгәрәк өстәл"дә миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьева чыгыш ясаган. 15-17 мартта РФ Президентын сайлауга әзерлек барышы турында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Иванова хәбәр иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев