Хәрби төзүчеләр
«Армия атарга гына өйрәтми»
Гришин Иван Александрович, Новопоселенная Лебедка
«1979 - 1981 елларда Башкортстанда хезмәт иттем. Салават шәһәрендә өйрәнүләр узгач, кече сержант званиесен алдым.
Аннары Уфа шәһәренә, төзелеш гаскәрләренә җибәрделәр (бер-беребез белән без аларны патша гаскәрләре дип атый идек). Күпчелек вакытта зур объект - нефть эшкәртү заводы төзелешендә эшләдек. Әмма хәрби һәм строй әзерлеге дә план буенча үтте.
Армия безне һәр эшкә, төгәллеккә өйрәтте: вакытында уянырга, киемдәге тәртипне үзеңә булдырырга һ.б. Төгәл атарга өйрәндем һәм төзелеш эшендә дә кайбер белемнәр алдым, үзлегемнән эретеп ябыштыручы һәнәрен өйрәндем: өйгә кайткач бу эшнең дә күп тапкырлар кирәге чыкты. Әле тагын, өйдән еракта булганда, әти-әнинең кадерен белергә өйрәндем.
Сирәк булган ял көннәрендә без дуслар белән (ә армиядә минем алар күп иде) шәһәрнең архитектурасына сокланып, Агыйдел елгасы буенда йөрдек, хәтта су коенып та алдык.
Гражданкада озак вакыт шофер булып эшләдем, аннары «Новосельский» совхозында бригадир идем. Хатыным Людмила белән ике кыз тәрбияләп үстердек, алар безне дүрт онык белән сөендерделәр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев