Хәрби хезмәткәрләр өчен социаль гарантияләр
Хәрбиләргә социаль гарантияләр, ә аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме каралган.
Хәрбиләргә бирелә торган ташламалар
— бушлай йөрү
— азык-төлек һәм киемнәр белән тәэмин итү
— торак белән тәэмин итү
— мәҗбүри дәүләт шәхси иминиятләштерүе
— увольнениедән соң югары уку йортларына һәм ССУЗларга керүдә өстенлекле хокук
— 195 мең сум — контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә
— 204 мең сум — хәрби хезмәткәрне СВО зонасында тәэмин итүнең минималь күләме.
СВОда катнашучылар сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын һәм өстәмә социаль ташламалар ала
— торакны арендага алу һәм карап тотуга 50 % күләмендә компенсация (капиталь ремонт һәм гомумйорт мөлкәтен карап тотуга)
— өч төр объект буенча милеккә салым түләүдән азат итү: фатир, йорт һәм гараж (һәр төрнең бер объектына ташлама бирелә)
— 6 сутыйга җир салымы түләүдән азат итү (салымны бу мәйданнан артканда гына исәплиләр)
— транспорт салымына ташлама РФ субъектына бәйле
— чираттан тыш медицина хезмәте күрсәтү
— пенсиягә чыкканнан соң ветераннар хезмәт чорында беркетелгән поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә хезмәт күрсәтү хокукына ия
— ел саен теләсә кайсы вакытта отпуск алу, шулай ук 35 көнгә кадәр хезмәт хакы түләмичә отпуск алу мөмкинлеге
— төп отпускка өстәп, 15 календарь көнгә өстәмә түләүле ял (отпуск) алырга мөмкин
— өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге
— айлык түләүләр һәм пенсиягә өстәмә түләүләр.
Татарстанда СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары
— яңа туган балалары булган барлык гаиләләргә балалар кирәк-яраклары комплектлары
— 1-11 сыйныф укучыларына ике тапкыр һәм урта махсус белем алучы студентларга бер тапкыр бушлай туклану
-7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ял итү оешмаларына юлламалар
— пенсионерларга санатор-курорт дәвалануга юлламалар
— өлкәннәргә 1 һәм 2 төркем инвалидларга өйгә килеп бушлай социаль хезмәтләр күрсәтү
— өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортларга, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләренә өстенлекле кабул итү хокукы
— участокка газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга 100 мең сумга кадәр субсидия
— мәшгульлек үзәкләре эшсез гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын беренче чиратта карый
— эш бирүчеләргә мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр рәвешендә өстәмә социаль гарантияләр билгеләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын да күздә тотарга киңәш ителә
— мобилизацияләнүчеләргә, волонтерларга һәм контрактчыларга мобилизация вакытына һәм өстәмә 90 көнгә (дәвалану очрагында срокны озайтырга мөмкин) Татарстан дәүләт казнасына кергән мөлкәтне арендага алу өчен түләүләр буенча кичектерү бирелде
— хәрби хезмәткәрләр аренда килешүен штраф санкцияләресез генә өзә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев