Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәзерге геройлар истәлегенә

Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеенда СВОга багышланган экспозиция эшли

Музейның Сугышчан Дан залында ул аерым урын алып тора. Монда килүчеләр Россия сугышчыларының кораллану элементларын, шулай ук трофей корал элементларын үз күзләре белән күрә ала.

Музей хезмәткәре Галина Талаева безнең өчен тәфсилле экскурсия үткәрде, һәр экспонат һәм аның тарихы турында сөйләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Сугышчан Дан залы бер ел элек мәдәни инициативаларның Президент гранты ярдәмендә тулысынча яңартыла. Бүлеп бирелгән акчага яңа җиһазлар, оргтехника, заманча стендлар, экспонатларны күрсәтү өчен телевизор сатып алалар, шулай ук залны заманча музей стандартларына туры китереп бизиләр.

Әлбәттә, музейда Бөек Ватан сугышына, Әфган вакыйгаларына багышланган башка әһәмиятле экспозицияләр дә шактый. Аларның һәркайсы җентекле хезмәт нәтиҗәсе – мәгълүмат җыю, махсус компьютер программалары ярдәмендә фотоларны реставрацияләү, тематик альбомнар төзү юлы белән иҗат ителгән. Әмма бүген безнең язма – хәзерге геройлар турында истәлек саклаучы заманча бүлек турында.

Бу күргәзмә – артефактлар җыелмасы гына түгел, ә хәзер Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларның батырлыгының тере дәлиле дә. Ул безнең заман вакыйгаларын тирәнрәк аңларга һәм аларда катнашучыларга хөрмәт уятырга мөмкинлек бирә.

Экспозиция волонтер Геннадий Котов махсус хәрби операциядән алып кайткан берничә предметтан башлана. Районнан гуманитар йөкне ул хәрби хәрәкәтләр зонасына инде 26 тапкыр илткән. Геннадийның улы Евгений – кадр офицеры, махсус операциядә беренче көннәрдән үк, шуңа күрә аңарда төрле сугыш предметлары, шул исәптән трофей әйберләр дә шактый.

СВОдан иң беренче экспонатлар 2023 елда «Сугышчан туганлык» рәисе Виктор Калмыков волонтерлык сәфәрләренең берсеннән алып кайткан бронежилет һәм каска була. Хәрби кирәк-яраклар Чаллыда туган Бэча позывнойлы, Мурманск шәһәре Төньяк флотының 200 бригадасының һәлак булган сугышчысына карый. Каскадагы язу шуны раслый. Ләкин сугышчының исеме һәм фамилиясе билгеле түгел.

- Ике елдан соң да бу әйберләрдән төтен һәм җир исе аңкый, - дип сөйли Галина.

 Һәлак булган якташларыбызга багышланган махсус стендта әлеге егетләрнең фотолары, шулай ук аларның биографияләре, бүләкләре турында белешмәләр белән альбом ясалган. Музейга төркемләп килгәндә, альбом битләре телевизор аша күрсәтелә. Һәлак булучылар буенча җыелган мәгълүматны шулай ук «Хәтер почмаклары» оештырылган мәктәпләргә, оешмаларга җибәрәләр. Болар барысы да яңачишмәлеләр үзләренең якташларын белсеннәр өчен эшләнелә. Моннан тыш, музей мемориаль такталарга паспортлар алып бара, аннары алар ТР ресурс үзәгенә җибәрелә. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музей хезмәткәрләре бик зур эзләнү эшләре алып бара. Алар сугышларда катнашкан Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышчылары, башка «кайнар нокталар», хәзер махсус операцияләрдә катнашучы һәркем буенча фотосурәтләр һәм мәгълүматлар җыялар. Мисал өчен, 1945 елдан бирле инде 80 ел узган, әмма әлегә кадәр хәбәрсез югалганнарның исемнәре, аларның җирләнгән урыннары турында мәгълүматлар табыла. Хәтерне саклау эше беркайчан да тәмамланмый. 

СВО экспонатлары киштәләрендә РФ Хәрби Көчләренең авиапушка гильзасы, һәлак булган якташыбызның каскасы, танкист шлемофоны саклана. Шулай ук улының формасын, фуражка, шарф, шевронын, хәрби аяк киемен музейга тумышы белән Яңа Чишмәдән булган, һәлак булган Владислав Курбатовның әнисе тапшырган.

Үзенең шевроннарын, беретын һәм башка шәхси әйберләрен музейга Геннадийның улы Евгений Котов, ике шевронын - Александр Лапшин тапшырган. Алар безнең якташларыбыз, кадр офицерлары, хәзерге вакытта икесе дә СВОда. Шунысы игътибарга лаек: безнең сугышчыларның шевроннарында Россия гербы, Георгий тасмасы, православие иконасы сурәтләнгән булса, ВСУ солдатларында тоташ нацист символикасы.  

Моннан тыш, Евгений бинт, жгут һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле предметлар саклана торган солдат аптечкасын тапшырган. Ул шулай ук пистолет кобурасы, сапер көрәге, пехотаның сугышчан машинасыннан гильзалы тасма, кызыл скотч фрагменты бүләк иткән. Мондый скотчны безнең сугышчылар сугыш вакытында «үзебезнеке - чит» билгесе сыйфатында каскага, иңбашларына, ботларына ябыштыралар. Россия сугышчылары кызыл скотч, Украина сугышчылары – зәңгәрне ябыштыра.

Экспонатлар буенча РФ Хәрби Көчләренең СВОда кулланган корал төрләрен өйрәнергә мөмкин. Алар арасында «Конкурс М», «Фагот» һәм «Метис» танкка каршы ракета комплексларыннан тубуслар бар. Шулай ук утлы катнашма белән тутырылган реактив гранатаның изелгән капсуласы тәэсирләнде. 

Пехотага каршы кыйпылчыклы миналар кассетасы, рация өчен сумкалы жилет, граната, комплектта яннан аптечка һәм аркада рюкзак бара. Боларның барысын да, шулай ук кара материядән танкист формасын, окоплар казу вакытында саклану өчен җиңел бронежилетны шулай ук Геннадий Котов алып килгән.  Тагын булыр дип вәгъдә иткән. 

Геннадий алып килгән трофейлар да кызыклы.  Аерым стеллажда дошманның сугыш кирәк-яраклары куелган.

Галина НАТО стандартлары буенча эшләнгән полимер өслекле немец каскасын күрсәтте:

-2024 елның июлендә АКШ һәм Көнбатыш-Европа дәүләтләренең хәрби блогы Украинага ВСУ өчен 58 мең шундый каска җибәрә. Аларның тишелгән берсе безнең музей экспонаты булды.

Сүз уңаеннан, «НАТО» каскасы формасы буенча Гитлер гаскәрләре солдатлары каскасын хәтерләтә. Музейда булып, һәркем моңа инана алачак. Трофейлар арасында инглиз телендә язылган АКШ җитештергән 200 патронлы металл тартма һәм HIMARS ракетасыннан кумулятив-кыйпылчыклы сугыш элементлары саклана. Болар – вак-вак металл «шарлар» һәм «канәферләр», аларны техника һәм тере көчне зарарлау өчен бу ракеталарга меңәрләп тутыралар. Тубус һәм «Карл Густав» швед кул гранатометыннан гильза, сумкалы поясы бар.

- Күптән түгел Геннадий люк фрагментын алып кайтты, күрәсең, үзйөрешле машинадандыр, әмма аның төгәл исемен ннтернетта әлегә тапмадык, - дип сөйли Галина. Ул хәрби предметларны саклауга алганда, ул предметның сурәтен һәм характеристикасын интернетта таба, аннары музейның икенче хезмәткәре – фондларны саклаучы Марина Былинкина тасвирламаны «Камис» системасына кертә һәм РФ Дәүләт каталогына җибәрә.

Музей хезмәткәрләре кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләрнең үзләреннән дә, алар музейга нәрсә дә булса тапшыра аламы, дип сораштыра. Мәсәлән, СВОчы Яңа Чишмәдән Юрий Насонов музейга Батырлык дәресенә килгән һәм аларның үтенече буенча үз формасын бүләк итәргә булган. Хәзер ул Геннадий Котов биргән танкист формасы кебек үк – манекенда эленеп тора.

Аерым витринада төрле гуманитар ярдәм экспонатлары - блиндаж окоп шәмнәре, балаклавалар һәм башка әйберләр саклана.

Сугышчан Дан залын һәм СВО экспозициясен шулай ук ТР Милли музее вәкилләре югары бәяләгән, аның барлык кирәкле критерийларга җавап бирүен билгеләп үткән.

Залга даими рәвештә мәктәп укучылары килә, биредә алар өчен Батырлык дәресләре, элеккеге «кайнар нокталар» һәм СВО сугышчылары белән очрашулар үткәрелә. Балалар сугышчыларга һәм ветераннарга сораулар бирәләр, җаваплар алалар. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәрьяклап һәм ачык итеп алып барыла. Балалар Ватанны саклаучылар үрнәгендә ватанпәрвәрлеккә өйрәнәләр. Музейда алар экспонатларны күреп кенә калмыйча, Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында да белә алалар.

СВО экспозициясе – безнең заманча хәрби тарихыбыз. Сугышчыларыбызның нәрсә белән сугышканын белү, аларның хәрби көнкүрешен аңлау – күп нәрсәгә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев