Хезмәт эшчәнлеген алар музей белән бәйләгәннәр
Бу язмабызда без кече Ватаныбызның үткәне һәм бүгенгесе белән эш итүче кешеләр турында сөйләячәкбез
Һәр заманда да музейлар үткәннәрне, кешелекнең бай традицияләрен, мәдәни һәм табигый кыйммәтләрен саклаучы ролен уйнаган. Мәгълүматны саклауның бернинди дә заманча ысуллары музей экспозицияләрен, музей диварларында сакланган үзенчәлекле атмосфераны алмаштыра алмас кебек. Шунысы сөендерә, безнең районда да элекке һәм хәзерге вакыйгаларның шаһитлыкларын лаеклы саклаучылар, белем бирә, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара, күргәзмәләр оештыра һәм уникаль экспозицияләр булдыра алган чын энтузиастлар бар. Бүген без Яңа Чишмә районы Туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Галина Талаева һәм Зирекле авылының М. Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Лидия Лотфуллина турында язачакбыз.
Галина Талаева: «Үз эшемне күңел биреп башкарам»
Галина Талаева мәдәният өлкәсендә 13 ел элек эшли башлаган, шуларның 11 елы музей эше белән бәйле.
Мәктәп елларында күпләр Галинаның киләчәк тормышы иҗат белән бәйле булыр дип уйлаганнар. Аның артистларга хас тышкы кыяфәте, шигырьләр һәм җырларны матур итеп башкару сәләте «зур» сәхнәдә, ә бәлки «кино экранында» да үз урынын табар дип тоелган.
Әмма Галя үзе беркайчан да «йолдызлы һөнәр» турында хыялланмаган, ул үзенең кече Ватанында — Яңа Чишмә районында мәдәниятне халыкка таратуны өстен күргән. Югары белем алгач, Яңа Чишмә мәдәният йортына эшкә кергән.
«Мин беркайчан да музейда эшләрмен дип уйламадым. Мәктәп елларында мин тарих дәресен яраттым, әмма борынгы тарихны яки Россия тарихын өйрәнү ул бер, ә туган як тарихын тирәнтен өйрәнү бөтенләй башка нәрсә.
Музейга эшкә мине ул вакытта мәдәният бүлеге начальнигы булып эшләгән Татьяна Маланчева чакырган иде. Музейның ул вакытта әле барлыкка килгән генә чагы һәм анда фәнни хезмәткәр таләп ителде. Музейда безне олы яшьтәге ир-ат — Анатолий Михайлович Холин каршы алды, ул вакытта мин аның белән таныш түгел идем. Аның белән аралашканнан соң, мин бу кешенең искиткеч, феноменаль хәтергә ия булуын аңладым. Без музейда бергәләп эшли башлаганда, биредә экспонатлардан берничә сөлге һәм чиккән әйбер генә бар иде. Безнең алда авыл, районыбыз турында материаллар туплау, районга карата тарихи кызыксыну тудырган экспонатлар, көнкүреш әйберләре, картиналар һәм башка материаллар җыю бурычы куелды. Материал җыю максатыннан без районның барлык авылларына бардык һәм музейда безнең төбәк тарихының төрле чорларына багышланган экспозиция булдырылды.
Һәр кеше, җирдә яшәп, үзе турында якты истәлек калдырырга тиештер. Анатолий Михайлович та шундыйлардан иде, үзенең һөнәри казанышларыннан тыш, ул музейга Яңа Чишмә районы оешу һәм Яңа Чишмә авылын булдыруга тарихи кызыксыну тудыручы байтак әйберләр бүләк итте.
Музейда эшләгәнгә күрә, мин легендар шәхес — Мидхәт Гариф улы Газыймов белән таныштым, ул чын „аяклы энциклопедия“ иде. Аңардан ни генә сорасаң да, ул шунда ук дөрес һәм төгәл җавап бирә белде.
Бу кешеләр минем остазларым булды һәм мин аларны һәрвакыт җылылык белән искә алам». Музей эше Галина Талаеваны үзенә җәлеп иткән, ул елдан-ел белемен арттырырга, күнекмәләрен яхшыртырга теләгән. 2013 елда Галина социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү (квалификациясен күтәрү) институтында кыска вакытлы укулар узган. Аннан соң Милли заманча технологияләр академиясендә «Музей эше һәм экскурсияләр алып бару» программасы буенча һөнәри әзерлек үткән, ә аннары Казан дәүләт мәдәният институтында квалификациясен күтәргән. Бүген Туган якны өйрәнү музее базасында Виртуаль музей корпункты эшли, анда алар хезмәттәше Марина Былинкина белән бергә район яңалыкларын урнаштыралар, мөһим чаралар турында сөйлиләр, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы белән бәйле кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашалар, ә фронтовикларга, сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына биредә аерым игътибар юнәлтелә.
ТР Яңа Чишмә районының корреспондентлар пункты «Дан битләре» («Страницы славы») бүлегендә тулы һәм сыйфатлы контент урнаштыру буенча иң актив корпункт номинациясендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның «Иң яхшы корреспондентлар пункты — 2017» һәм «Иң яхшы корреспондентлар пункты — 2019» конкурсларында җиңүче булган иде.
Галина Талаева халык тарафыннан бик күп уңай бәяләмәләр алган. Ул үзен игелекле, башкаручан һәм ярдәмчел кеше буларак таныткан. Галина үз эшен бик яратып башкара, халык белән эшләүнең яңа формаларын табарга омтыла һәм бу яктан зур уңышларга ирешә. Ул балалар белән эшләүдә чагылыш тапкан оештыру сәләтенә дә ия.
«Безнең музей белем бирү максаты белән дә эшли, — ди Галина Александровна, — шуңа күрә миңа педагогика һәм психология өлкәсендәге белемнәрем бик тә ярдәм итә. Өлкәннәрне һәм балаларны да кызыксындыра белергә, ә иң мөһиме — мәгълүматны сыйфатлы һәм уңайлы итеп тәкъдим итәргә кирәк».
2022 елда ул «ТР авыл җирлекләре территория-ләрендә урнашкан Муниципаль мәдәният уч-реждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә җиңүче була. Галина Александровна грант эшчәнлегендә дә катнаша: беренче 497 460 сумлык Президент Мәдәни инициативалар фонды грантын ул «У времени своя память» проекты белән откан, әлеге проект үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча эшне көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Быел мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Галина Талаеваны һөнәри бәйрәме — музейлар көне белән котлаганда, аның хыяллары һәм теләкләре турында сорамый кала алмадым. Ул болай дип җавап бирде: «Район кешеләренең музей экспонатлары янында җыелуларын, экспозицияләр белән кызыксынуларын, рухи дөньяларын баетуларын теләр идем. Ә безгә, музей хезмәткәрләренә, экспозицияләрне яңадан-яңа экспонатлар белән тулыландырырга язсын. Һәм без моңа һичшиксез омтылачакбыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев