Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт сөючән ата-ананың балалары да ялкау булмый

Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар хезмәт сөючән булып үсә

Гаилә ул бер ярату хисе белән генә нык була алмый. Гаилә бәхетле булсын өчен, бер-береңә ышану, рәхмәт әйтә белү, гафу үтенү һәм гафу итү, туган-тумачаларга хөрмәт күрсәтү, якыннарыңа ярдәм итү, башкаларның хезмәтен бәяли белү һәм гаилә файдасына үз тырышлыгыңны да кертү кирәктер.

Красный Октябрь поселогында яшәүче Нәҗиповлар гаиләсе белән без гаилә юбилярларына багышланган район чарасында танышкан идек.  Исхак Ибраһим улы һәм Мария Александровна (Полякова) үзләре дә күп балалы гаиләләрдә туып-үскәннәр һәм 45 ел бергә гомер итү дәверендә өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.

ӨЛКӘН НӘҖИПОВЛАР 

Күп балалы һәм хезмәт сөючән Нәҗиповлар гаиләсе Аксубай районының Яңа Ибрай авылында гомер иткән. Тугыз балалы зур гаилә гади генә авыл йортында яшәгән. Алар үз хуҗалыкларында һәрвакыт байтак кына терлек асраганнар, бакчаларында бәрәңге, яшелчә үстергәннәр, кыш көннәрендә өйне җылытырга дип утын, терлекләр өчен печән әзерләгәннәр, кыскасы, һәрчак эш белән мәшгуль булганнар. 

«Әйе, эш байтак булды, әмма без дә күбәү идек бит. Әни колхозда төрле эшләрдә эшләде, әтиебез икмәк пешерүче дә, йон тетүче дә, умартачы да булды, мәктәптә хезмәт дәресләрен дә укытты. Әти-әниебез безне күп нәрсәгә -  эшкә дә, туганнарыбыз белән яхшы мөнәсәбәттә булырга да өйрәттеләр.  Әти һәрвакыт «Ир кеше өйдә барысын да эшли белергә тиеш» дип әйтә иде», - дип искә ала әтиәнисен Исхак Нәҗипов.

 «Гаиләбездә һәрвакыт үзара аңлашу хөкем сөрде, әти белән әни безне бер-беребез белән тату булырга, һәрнәрсәдә ярдәм итешеп яшәргә өйрәттеләр, чөнки бертуганнан да якынрак кеше юк бит ул.  Хәзер без дә балаларыбызны шуңа өйрәтәбез», - дип сүзгә кушылдылар Исхак Нәҗиповның кыз туганнары Рәхимә белән Рузалия.

  Нәҗиповлар гаиләсендә үскән 9 баланың дүртесе Яңа Чишмә районында яши һәм эшли, башкалары дә ерак китмәгән - барысы да Татарстанда урнашканнар. 
Исхак мәктәпне тәмамлаганнан соң Яр Чаллыга китеп караган, әмма шәһәр тормышы аның күңеленә хуш килмәгән һәм ул Красный Октябрьгә күченгән. Анда аның апасы Рәхимә яшәгән һәм эшләгән, соңрак сеңелесе Рузалия дә ТҖХ (ОПХ) коллективын тулыландырган.   

 ПОЛЯКОВЛАР 

«Минем әти-әнием Волчья Бистәсеннән (Рус. Волчья) Красный Октябрь поселогына 1966 елда күченеп килгәннәр. Ул елларда күпләр тәҗрибәҗитештерү хуҗалыгына эшкә урнашканнар. Монда безгә торак бирделәр, әти-әнигә терлекчелектә эш тәкъдим иттеләр, безне - дүрт баланы, кайсыбызны мәктәпкә, кайсыбызны балалар бакчасына кабул иттеләр, - дип сөйләде Мария Нәҗипова үзенең Поляковлар гаиләсе турында.   - Күченеп килгәндә, әти белән әни үзләренең күпсанлы терлекләрен дә алып килделәр. Без, балалар,  балачактан ук хуҗалык  эшенә өйрәндек, әти-әнигә булышырга дип фермага йөрдек. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, мин Чистайга киттем: сәгать заводында эшләдем, әмма ни өчендер күңелем һәрвакыт авылга тартты. Һәм 1978 елда мин Красный Октябрьгә кайткач, әтиәнием моңа бик тә сөенделәр. Алар кече Ватан көч һәм үзүзеңә ышаныч бирә, дип әйтә иделәр. Мин сыер савучы булып эшкә урнаштым. 1979 елда кияүгә чыктым һәм Нәҗипова булдым».

КЕЧЕ НӘҖИПОВЛАР

 Исхак белән Мария үзләренең гаиләсен әтиәниләреннән алган күнекмәләргә таянып булдырганнар. Һәм Исхак белән 
Мариянең төрле милләтле гаиләләрдә тәрбияләнүләре алар өчен киртә булмаган. Ир белән хатын бер-берсеннән бик күп яңа нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Төрле милли ризыклар пешерүдә дә, көндәлек тормышта да урын алган ике милләтнең  традицияләрен һәм гореф - гадәтләрен берләштерү алар өчен яхшы гына булган - үзара мөнәсәбәтләрен төрлеләндергән. Гаиләдә православие һәм мөселман бәйрәмнәрен дә бертигез билгеләп үтәләр. 

Кызларының исемнәрен алар бергә сайлаганнар, беренче кызларына Венера дип исем кушканнар, чөнки бу исем - русларда да татарларда да кулланыла. Икенче кызларына исемне Мария үзе кушкан, чөнки Луиза исеме рус Лиза исеме белән охшаш. Кече кызларына исемне әтиләре сайлаган, чөнки Айгөл гаилә «бакчасындагы» матур бер «чәчәкне» символлаштырган. Кызлар  ике телне дә - татар һәм рус телләрен яхшы беләләр. 

 Өлкән кызлары Венера җәмәгать туклануы хезмәткәренә укыган һәм хәзер Мәскәү рестораннарының берсендә эшли. Луиза Казанда, Айгөл - Яр Чаллыда яшиләр һәм эшлиләр.
 «Кызларыбызның өчесе дә эштән уңдылар һәм шәхси тормышта үз бәхетләрен таптылар. Барысы да кияүдә, балалары бар (өчесенә биш кыз һәм ике малай). Безнең бер оныгыбыз да инде кияүдә, ул безгә оныкчык бүләк итте», - дип сөйли Нәҗиповлар, кызларының бәхетле тормышларына сөенеп. Ә бит бәхет болай гына килми, моның өчен тырышырга кирәк. Кешене иҗади активлык бәхетле итә. Нәҗипов - Поляковларның балалары мондый активлыкка балачактан ук өйрәнгән. Алар тырышлык белән сугарылган мохиттә тәрбияләнгәннәр.

 Мария Александровна Нәҗипова балалар тәрбияләү, гаилә өчен уңайлыклар тудыру белән беррәттән, фермада да хезмәт куйган.  Хәзер, яшьлеген искә алып  (ә ул 18 яшеннән үк эшли башлаган), арыганлыкны тоймадым, ди. Чөнки барысы да бергә һәм күңелле эшләгәннәр. Декрет ялларында да ул эшен һәм коллективын сагынып торган.

 Исхак Ибраһим улы үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше. Ул үзенең мондый сыйфатка ия булуын армиядә - өлкән сержант званиесендә хезмәт иткән чакта ук күрсәткән, шуның өчен  аңа ике тапкыр кыска вакытлы ял биргәннәр. 44 ел механизатор булып эшләү дәверендә яхшы күрсәткечләре өчен ул күп тапкырлар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, аңа хәтта автомобиль да биргәннәр. Бүген ул «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исемен лаеклы йөртә. Исхак  абый әле бер генә ел пенсиядә булса да,  инде ял итеп арыдым, ди. 

Исхак Нәҗиповның шушы ук поселокта яшәүче ике кыз туганы - Рәхимә Хәертдинова белән Рузалия Фәхретдиновалар да «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә ия. Алар да шулай ук үз балаларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

Фото асты:  Рузалия, Исхак һәм Мария Нәҗиповлар, Рәхимә: лаеклы ялга чыгу белән бергә чәй эчүләр ешрак була башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев