Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәткә лаек гаилә

Улитиннар — Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән гаилә.

Тумышлары белән Волчья Бистәсеннән булган Михаил Александрович һәм Валентина Сергеевна күп балалы гаилә түгел, алар бары тик ике ул гына тәрбияләп үстергәннәр. Әмма эш бит гаиләдәге балалар санында түгел, ә булганнарына яхшы тәрбия бирүдә. Алар үз балаларын җаваплы һәм максатчан кешеләр итеп тәрбияләгәннәр.

— Тәрбия бирүдә аерым алымнар кулланмадык, балаларыбыз бездән тагы да бәхетлерәк булсыннар дип үстердек, — ди гаилә башлыгы Михаил Александрович Улитин. 

Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үскән ата-ана үз тырышлыклары белән гаилә иминлеген генә түгел, ә үзләре эшләгән «Буревестник» совхозының үсешен дә тәэмин иткәннәр, шулай итеп улларына да лаеклы үрнәк күрсәткәннәр. 

Михаил Улитин үзенең хезмәт эшчәнлеген яшүсмер чагында ук башлаган — атка атланып сенаж, бөртек, утын ташыган, армиягә китәр алдыннан тракторчы, комбайнчы булган. Ике ел армиядә хезмәт итеп, Украина халкының тынычлыгын саклаган. 1959 елда туган ягына кайткач, йөк автомобиле руле артына утырган. 70 яшькә кадәр шофер булып хезмәт куйган. Үз эшен намус белән, тырышып башкарган. Моның өчен совхоздан, районнан һәм республикадан күпсанлы бүләкләр алган.

Валентина (Баранова) Улитина да яшь чагыннан ук совхоз басуларында һәм ындыр табагында эшләгән. Валентина Александровна кирәк булган бар җирдә дә хезмәт куйган: ашханәдә пешекче булырга кирәк икән — анда эшкә керешкән. «Ризыкны күңел җылысын биреп пешерде, — дип искә ала бу хакта авылдашлары, — шуңа күрә барысы да бик тәмле килеп чыккандыр». Хезмәт кенәгәсендәге соңгы язмада — РайПО сатучысы диелгән. Әмма ул лаеклы ялга чыкканнан соң да эшләвен туктатмаган: хуҗалык, бакча, өйдәге эшләр дә, асылда, хезмәт бит. Бүген ул изге Косма һәм Дамиан гыйбадәтханәсенең актив мәхәллә әгъзасы, төзелешкә аларның өлкән улы Вячеслав зур өлеш керткән.

Вячеслав Михайлович Улитин мәктәп елларында спорт белән актив шөгыльләнә, үз куллары белән нәрсә булса да ясарга ярата. Бәлки шуңа күрәдер дә мәктәпне тәмамлагач ул Казанның төзелеш техникумына укырга кереп, аны кызыл дипломга тәмамлагандыр. Һәр ир-атка бурыч булып куелган армия хезмәтен дә үткән ул. Чик сакчылары сафларына эләгү һәрвакыт лаеклы дип саналган. Вячеславка да шундый бәхет елмайган. Хезмәт иткәннән соң ул төзелеш оешмасында эшләгән, читтән торып Мәскәү юридик институтын тәмамлый. Өйләнгән, Екатерина исемле кызы бар. 

Хәзер ул үзе оештырган транспорт компаниясе директоры, бу эшен 2004 елда иске өч автобустан башлый.

10 елдан соң компания республика масштабындагы гына түгел, халыкара масштабтагы чараларны да транспорт белән тәэмин итүче 100дән артык машина паркы белән иң эре пассажир ташучыларның берсенә әверелә: компания автобуслары 2013 елда Бөтендөнья Универсиадасын, 2014 елда Сочида Олимпия һәм Параолимпия уеннарын, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр Кубогын, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын, 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүдә хезмәт күрсәтә. 

Агымдагы елда «Буревестник» транспорт компаниясе (Вячеслав Улитин тарафыннан үзенең кечкенә ватаны хөрмәтенә шулай дип атала) егерме еллык юбилеен билгеләп үтә. Компаниянең горурланырлык нәрсәсе бар: Казанның иң эре автотранспорт предприятиесенә әверелеп, ул заказлы пассажирлар ташуның төбәк базарында лидер була һәм шуның белән республиканың чәчәк атуына зур өлеш кертә. «Буревестник» компаниясе хәйриячелек белән дә актив шөгыльләнә: исемлектә балалар йортлары, инвалидлар йортлары, аз керемле гаиләләр һәм 40 ел элек Слава Улитин үзе укыган авыл мәктәбе укучылары да бар.

Кечесе — Юрий Михайлович Улитин да мәктәпне тәмамлагач спорт белән актив шөгыльләнгән, өлкән абыйсы эзләре буенча Казан шәһәренең төзелеш техникумына укырга керә. 20 яшендә армиягә алына. Ике ел Красноярск краеның танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Юрийның армиядән кайтуына туганнары гына түгел, ә авыл мәктәбе директоры да шатлана, ул аңа укытучылар штатын тулыландырырга тәкъдим итә, чөнки алар, укытучылар, бик аз була. Юрий Михайлович Улитинның хезмәт тормышы әнә шуннан башлана. Бүгенгесе көндә ул өченче ел авыл җирлеге башлыгы булып тора. Юрийның ике баласы бар — Алексей һәм Светлана, алар үз тормышларын Казанда корганнар.

Улитиннар — Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев