Яңа Чишмә аграрийлары язгы-кыр эшләренә керешкән
Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләренә керешкән.
«Скоков Н.А.», «Козлова М.И.» һәм «Архангельское» КФХ игенчеләре күпьеллык үләннәрне тырмалауга үз агрегатларын беренчеләрдән булып чыгарган. «Козлова М.И.» КФХда күпьеллык үләннәрне тырмалау белән беррәттән аларны минераль ашламалар белән тукландыру да бара.
Ә «Агро-Раздолье» ҖЧҖдә көзге культураларны «Туман» агрегатлары белән тукландыруга керешкәннәр.
Калган хуҗалыклар исә язгы кыр эшләренә якын көннәрдә керешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев