Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте

9 майда районның барлык авыл җирлекләрендә бәйрәм митинглары булып узды, сугыш ветераннарын хөрмәтләп, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә веноклар куелды. Һәркемгә һәм барлык кешеләргә дә кагылган бу бәйрәм, 70 ел вакыт узса да, дулкынландырмый калмый. Яңа Чишмә район үзәгендә дә зур тантаналар булып үтте. Авыл халкы, олысы да, кечесе...

9 майда районның барлык авыл җирлекләрендә бәйрәм митинглары булып узды, сугыш ветераннарын хөрмәтләп, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә веноклар куелды. Һәркемгә һәм барлык кешеләргә дә кагылган бу бәйрәм, 70 ел вакыт узса да, дулкынландырмый калмый. Яңа Чишмә район үзәгендә дә зур тантаналар булып үтте. Авыл халкы, олысы да, кечесе дә, митингка - Мәңгелек ут янына агылды.

Быел бәйрәм колоннасына Яңа Чишмә гимназиясеннән алып Мәңгелек ут янына чаклы ретро-техника парады җитәкче булды. "Катюша" муляжы куелган берничә дистә йөк машинасы, җиңел һәм УАЗ йөк машиналары, "Җиңү" автомобиле, мотоцикллар һәм башка техника авылның төп урамы буйлап уздылар. Мотоциклларда һәм машина кузовларында Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби киемнәр кигән солдатлар урын алган иде. Мотор тавышы, кызыл байраклар, "Җиңү көне белән!" дип язылган транспарантлар, каскалар һәм плащ-палаткалар кигән кешеләр... "Күңелләргә тәэсир итәрлек, йөрәкләргә үтеп керерлек күренеш", - диләр яңачишмәлеләр сокланып.
Машиналар колоннасын учреждение һәм оешма хезмәткәрләре веноклар, чәчәкләр һәм шарлар белән каршыладылар. Мәктәп укучылары "Үлемсез полк" патриотик акциясе үткәргән, һәркайсы үзенең сугышта булган бабасының, тыл ветераннары - әбиләренең портретын тотып барды. Һәм алар гына да түгел, күп кенә өлкән кешеләр һәм кечкенә генә балалар да шундый портретлар тотып үттеләр. Шушы акция аркасында бүгенгесе көнгә чаклы яши алмаган Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәре әйтерсең лә үзләре дә яшь буын белән бер сафта атлады диярсең.
Аннан соң халык агымы сугыштан әйләнеп кайткан, әмма тыныч вакытларда вафат булган ветераннар хөрмәтенә әле яңа гына төзелгән "Алар Җиңү яулап кайттылар" мемориаль комплексы тирәсенә тукталды. Башлангыч мәктәп укучылары бабаларының портретлары белән тезелеп бастылар. Һәйкәлне тантаналы шартларда ачу чарасын Җиңү көненә туры китерделәр. Митингтан соң төп мемориаль стелага һәм ветераннарның исемнәре язылган 8 гранит плитәгә веноклар куелып, һәйкәл ачылды. Митингта район башлыгы Вячеслав Козлов, Казаннан килгән кунак, ТР да Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков, вафат булган сугыш ветеранының кызы Анастасия Козлова чыгыш ясадылар. Алар яңачишмәлеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм ата-бабаларының исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлне төзүдә катнашкан һәр кешегә, төзүчеләргә, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Аннан соң халык Мәңгелек ут янына юнәлде. Кызганычка каршы, Яңа Чишмәнең үзендә туып үскән сугыш ветераннары калмаган, әмма митингка авыллардан һәм район үзәгендә яшәүче сугышта катнашучылар килгән иделәр. Күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән сугыш ветераннары һәм Яңа Чишмә авылыннан тыл хезмәтчәннәре һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янында үткән митингның мәртәбәле кунаклары иде.
Бәйрәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендәге мәктәп укучылары һәм мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән сәхнәләштерелгән музыкаль тамаша белән дәвам итте. Быел ул Мәңгелек ут каршындагы мәйданда үтте. Анда район үзәге һәм авыл җирлекләрендәге мәктәпләрдән төрле яшьтәге балалар һәм педагоглар,
Балалар сәнгать мәктәбе, район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты. Бу музыкаль күренеш беркемне дә битараф калдырмады Юрий Антоновның "Журавли",
"Красные маки", Владимир Высоцкийның "Мир, какое небо над землей!" һәм "Мы вращаем землю", "Над Мамаевом курганом - тишина" җырлары, "Прощание славянки" маршы яңгырады - болар бар да костюмлы хореографик композицияләр белән үтте. Алар арасында ак торналар, басуларда хезмәт куйган һәм фронтта ирләрен югалткан тол калган хатын-кызларны, һәлак булганнарның, әмма Җиңү яулаган солдатларның каннарына буялган кырда чайкалучы кызыл мәкләрне тасвирлаган биюләр бар иде. Любовь Коновалова башкаруындагы "Дети войны" җыры һәм кечкенә балалар биюе тамашачыларның күңелләрен тетрәндерде. Алар сценарий авторларының, режиссерларның, башкаручыларның олы хезмәтләрен югары бәяләделәр. Шулай ук язын үткән "Җиңү салюты!" иҗат отчетыннан иң яхшы номерлар һәм махсус әзерләнгән яңа композицияләр дә тәкъдим ителде.
Митингта Мәңгелек ут янында район башлыгы Вячеслав Козлов Җиңү Көнен безнең өчен төп бәйрәм дип атады, шушы Җиңүнең дөнья халыклары өчен дә мөһим булуын ассызыклады, фронтка күпме яңачишмәленең китүен һәм күпмесенең яу кырларында ятып калуын искә төшерде, районның һәлак булучыларның исемлеген тәгаенләү буенча эш алып баруын һәм дөньяда иминлекне саклау өчен тарих дәресләренең мөһимлеген искәрде. Ул рәхмәт сүзләре белән сугыш һәм тыл ветераннарына мөрәҗәгать итеп, без сездән түземлеккә, батырлыкка, чыдамлыкка, рухи байлыкка, туган җирне яратырга өйрәнәбез, дип билгеләп үтте. Ул барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлап, дөньяларыбызга иминлек, иҗади хезмәт, ныклы сәламәтлек, матур тормыш теләде. Аның котлауларына Сәрия Сабурская да кушылды, ул Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның фронтта булганнарга, тыл хезмәтчәннәренә, республика халкына Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан мөрәҗәгатен укыды. Җиңү яулаучыларның оныкчыклары исеменнән чыгыш ясаган 9 яшьлек Дарья Тухтаманова үзенең сугышта катнашкан бабасының әтисе Николай Сыров турында сөйләде. Аннан район һәм республика исеменнән төзүчеләргә һәм Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларны хәзерләү һәм үткәрүгә лаеклы өлеш керткән иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Митинг бер минутлык тынлык һәм Мәңгелек утка һәм "Пушка" һәйкәленә веноклар салу белән төгәлләнде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә салют бирелде. Шуннан соң ветераннарны ачык һавада хәзерләнгән бәйрәм өстәлләре янына сыйланырга чакырдылар. Өстәлләр халыкка күңел ачу урыны булган паркта хәзерләнгән иде, ул һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл артында төзекләндерелгән. Биредә теләүчеләр кыр кухнясының карабодай боткасыннан, башка тәм-томнан авыз иттеләр, калай кружкалардан кайнар чәй эчтеләр. Бар да бик гади һәм үтемле булды. Шунда ук азык-төлек, кайнар ризыклары, соклар, кайнар шашлык сатучы палаткалар да эшләде.
Мәдәни программа да бик бай булды. Эстрада мәйданчыгында "Селяночка" ветераннар ансамбле, БСМ-нең музыка бүлегендә тәрбияләнүчеләр Җиңү турында җырлар белән чыгыш ясадылар, баянга һәм торбага кушылып "Зәңгәр яулык", "Катюша" җырлары яңгырады, диңгез кадетчылары барабан кагып көй чыгардылар.
Мәктәп укучылары - кыз балалар 40 нчы еллар модасын (күлмәкләр) күрсәттеләр, шашка һәм армрестлинг буенча ярышлар, шигырь укучылар бәйгесе, сугыш чоры җырлары белән караоке, биюләр, картингистлар чыгышы оештырылды. Конкурсларда җиңүчеләрне призлар көтте. Балалар иҗат үзәге палаткасында балаларның 9 майга багышлап ясаган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Шунда ук балалар балчык савыт-саба ясау буенча мастер-класска чиратка бастылар һәм педагог җитәкчелегендә һәрберсе үзенә истәлеккә тәлинкә, чынаяк яки кружка ясап алды. Малайларны Яңа Чишмәнең крайны өйрәнү музееннан куелган сугыш чоры экспонатлары: каскалар, сапер көрәкләре, фляжка һәм Хәтер китабы кызыксындырды. Халыкка да бәйрәм нык ошаган. Сөлчәбаш авылыннан сугыш ветераны Касыйм Шәйдулла улы Шәрифуллин менә ниләр сөйләде:
-Мине алырга озата баручы белән аерым машина җибәргәннәр, алар мине митингка алып килделәр. Машиналар парадын, ул чорның хәрби формасын күзәттем, яшь чакларым искә төшеп китте. Балалар бик матур чыгыш ясадылар - шөкер, лаеклы алмаш үсеп килә. Сугыш, анда җиңүчеләр турында истәлекне саклауларына мин бик шат.
Ленинодан тыл хезмәтчәне Екатерина Алексеевна:
- Миңа бәйрәм нык ошады, сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Парад оештыручылары, машиналар белән үтү, сыйлаулары - бар да шәп! Бу бәйрәм үлгәнче онытылмаслык булды. Һәммәсенә зур рәхмәт, - диде.
Гимназия директоры урынбасары Ирина Ермолаева:
-Афәрин, оештыручылар! Нык тырышканнар! Һәр елны шулай булсын иде! Бигрәк тә хәрби машиналар маршы ошады - мин үзебезнең Җиңү өчен горурлык хисе тойдым.
Аграр колледж педагогы Лидия Наумова:
-Бар да бик ошады! Техника парады, балалар чыгышы, халыкка күңел ачу оештыру. 9 майны шулай бәйрәм итү традициягә кереп китсә, ничек шәп булыр иде. Бу бит бик изге, халык яраткан олы бәйрәм!
Кичен шул ук паркта тематик дискотека үтте. Яңгыр сибәләп торса да, халык җыелды үзе, РМЙ-нан "Зажигай" төркеме белән бергәләп биеделәр, җырладылар. Кичке сәгать 10 да төн караңгылыгын ярып күктә Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә бирелгән зур салют җемелдәде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев