Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә чиновниклары коррупциягә каршы законнарны белүгә тест узганнар

Тест нәтиҗәләре турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева сөйләгән.

Тестны 46 муниципаль хезмәткәр, ягъни муниципаль хезмәткәрләрнең 70,7% ы үткән.

Төрле юнәлештәге 18 сорауга җавап бирү соралган. Болар - коррупциягә каршы тору турындагы законнарның төп төшенчәләрен белү, мәнфәгатьләр конфликты, керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирү, түләүле башка эш башкару һ. б.

Уртача бал мөмкин булган 18дән 11,52не тәшкил иткән, яки дөрес җавапларның 64%ы.

«Коррупциягә каршы көрәш барлык юнәлешләр буенча узарга тиеш. Бу коррупция фактларына чик кую гына түгел, ә хокукый белем бирүне яхшырту буенча эш тә»,- дип билгеләп үткән Ирина Лобачева.

Үткәрелгән тестның төп бурычы - коррупциягә каршы норматив актлар нигезләмәләренең кайсылары турында  дөрес җавапларның күләме азрак булуы хакында мәгълүмат җыю һәм анализлау иде.

Алга таба, хезмәткәрләр өчен укыту чараларын оештырганда, нәкъ менә шушы законнарның бүлекләренә зур игътибар биреләчәк.

Шулай ук анализ күптән түгел генә муниципаль хезмәткә кергән хезмәткәрләрнең белемнәре иң начарлардан булуын күрсәтә.

Әлеге категория хезмәткәрләр өчен «Коррупциягә каршы сәясәт» темасына аерым, өстәмә укулар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев