Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә фермерлары грантлар үзләштерә

2019 елда районның 10 фермеры «Эш башлаучы фермер», «Агростартап» һәм «Гаилә фермалары» программалары буенча үз бизнес-проектларын үстерүгә грантлар алды.

Күп кенә фермерлар ел дәвамында биналар төзегәннәр, терлек, техника сатып алганнар һәм бизнесларын уңышлы алып баралар. Алар арасында Любовь Госсаметдинова, Олеся Котова, Фирдәүс Шакирова, Александр Анисимов. Шахмай авылыннан фермерлар Илгиз Сәлахов һәм Тәлгать Гатауллин, Чаллы Башыннан Рамил Сәлахов, Чертуш авылыннан Рәзил Ситдыйковларда терлекләр өчен бина төзү эшләре төгәлләнеп килә.

Кызганычка каршы, Чуаш Чабаксарыннан 3 млн. сумлык грант иясе Николай Илдулов әлегә килешү шартларын үтәү буенча бернинди гамәлләр дә кылмаган.

Килешүне үтәү вакыты-2020 ел ахырына кадәр. Үз бизнес-проектын үстерүгә килешү буенча алган йөкләмәләрне үтәмәгән очракта, грант акчаларын дәүләткә кире кайтарырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X