Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә гимназиясе укучылары татар әдәбияты буенча бөтендөнья Интернет-марафонының лауреатлары булганнар

20 ноябрьдә Казанда «Пирамида» күңел ачу комплексында бөтендөнья конкурсына йомгак ясау тантанасы булган.

Яңа Чишмә гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары Харисов Раил һәм Шәвәлиева Зөлфия ( рәсемдә алар язучы Рабит Батулла белән), гимназия укытучылары Миләүшә Шакирҗанова һәм Айсылу Әхмәтшина  әлеге тантанада катнашып Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты дипломнары белән бүләкләнгәннәр.

Конкурс квартал саен үткәрелә. Әлегә хәтле бу конкурсларда Шахмай һәм Тубылгытау мәктәпләре укучылары һәм укытучылары актив катнашса, бу юлы гимназия актив булып чыккан.

Конкурсның шарты гади булган.  Катнашучы көн саен татар телендә әдәби әсәр укып, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битенә «әдәби марафон», «татарстанкитапнәшрияты» һәм «#татнетныүстерүфонды» хэштеглары куеп, фотосүрәтләр һәм башка медиафайллар өстәп, шул әсәрнең иң кызыклы, файдалы өзекләрен урнаштырырга тиеш иде. Әйткәнебезчә, конкурс квартал саен үткәрелә, сез дә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев