Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Яңа Чишмә хәбәрләре» минем газетам

Эшеңне бәяли белүләре һәм үзеңне хөрмәт итүләре һәркемгә рәхәттер. Газетабыз редакциясенә дә шуны белү күңелле булырдыр: аның һәр саны бик күп кеше кулыннан уза, аны байтак кеше укый. -Безнең гаиләдә "Шешминская новь" газетасын һәркем укый. Без исә җидәү: әби, без икәү, дүрт балабыз, дөрес, төпчегебез әлегә укый белми. Миңа укырга...

Эшеңне бәяли белүләре һәм үзеңне хөрмәт итүләре һәркемгә рәхәттер. Газетабыз редакциясенә дә шуны белү күңелле булырдыр: аның һәр саны бик күп кеше кулыннан уза, аны байтак кеше укый.

-Безнең гаиләдә "Шешминская новь" газетасын һәркем укый. Без исә җидәү: әби, без икәү, дүрт балабыз, дөрес, төпчегебез әлегә укый белми. Миңа укырга чират җиткәнче, мин яңалыкларны ишетеп беләм: уку барышында балаларым миңа сөйләп баралар. Шулай да газетаны кулга алып, киңәшләренә игътибар итәм, фоторәсемнәрен карыйм, - дип сөйли Ольга Ефимова. -Ә безнең әти, хуҗалыкта эше күп булу сәбәпле, газетаны иң соңыннан укый.
Яңачишмәле Анатолий Комаров:
- Яратып укыйбыз, үз районың турындагы хәбәрләрне тагы кайдан белеп була соң? Газетаны кулга алгач, таныш кешеләрне табасың, алар турында тагын да күбрәк беләсең. Аннан соң уйланасың, чагыштырасың. Газета битләрендә төрле һөнәр ияләре турындагы язмалар дөнья күрсен иде. Минемчә, аларның үзләре, һөнәрләре, тормышлары турында сөйләр нәрсәләре бардыр дип уйлыйм. Һәм тагын бер теләк: Җиңүнең юбилей елында сугышчылар - җиңүчеләр турында истәлекләр язуны дәвам итсәгез иде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев