Яңа Чишмә игенчеләре 7000 гектарга якын игеннәрне урып-җыйган
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 6 августка оператив мәгълүматлары буенча, районда 8 мең гектардан артык бөртекле культуралар чабылган.
6560 гектар суктырылган, бу барлык урып-җыю мәйданының 17% ын тәшкил итә. 21 мең тоннага якын бөртек суктырылган, уңыш гектарыннан 31,9 ц. «Зубов А.В.” (50 ц/га), « Вәлиев Ф. Р.” (40,7 ц/га), “Козлова М. И.” (33 ц/га) КФХларда, “Аксу-Агро” ҖЧҖдә (40 ц/га) бөртеклеләр югары уңыш бирә.
Районның барлык хуҗалыкларында төшке аш вакытында мәдәният йорты һәм клубларның агитбригадалары чыгыш ясый. Менә 5 августта да «Закрома» ҖЧҖ механизаторлары алдында Черемухово АМЙ хезмәткәрләре чыгыш ясаган. Ә моның алдыннан район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов алдынгы комбайнчы Владимир Гаревка акчалата премия һәм кызыл әләм тапшырды. Ул үзенең ярдәмчесе – улы Максим белән 600 тоннага якын бөртек суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев