Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә интернат-йортында «Демография» милли проектын тормышка ашыру бара

«Демография» милли проектын тормышка ашыру менә инде 3 елдан артык дәвам итә.

 Яңа Чишмә интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру дәвам итә. Медицина персоналы һәм белгечләр көн саен социаль хезмәтләр алучы аз мобильле кешеләр белән тернәкләндерү чаралары үткәрәләр.  Алар эшендәге юнәлешләрнең берсе «бармак терапиясе» (пальчиковая терапия). Бармак терапиясе нерв киеренкелеген тынычландыра, канәгатьсезлек хисен киметә, баш миенең картаюын булдырмый кала. Кулда организмга гомуми тынычландыргыч һәм көч бирә торган тәэсирләргә ия булган нокталар һәм зоналар күп.

Белгечләр картлар йортында яшәүчеләргә карандашлар, буяулар, капкачлар ярдәмендә күп төрле гимнастика эшләтәләр. Вак моториканы үстерү, саклау яки яңадан барлыкка китерү - өлкәннәр өчен реабилитациянең мөһим өлеше, алар кичергән имгәнүләрдән яки авырулардан соң тернәкләнү, шулай ук хәтерне яхшырту, деменция һәм башка картлык белән бәйле проблемаларны профилактикалау. Әлеге күнегүләрне көн саен эшләү мөһим.

«Без яшь чакта барлык эшләрне дә кул белән эшли идек, хәзер алар авырта шул инде. Тик хәзер берни дә эшләмәсәк, кулларыбыз эштән туктаячак, ә кызлар безгә активлыкны саклап калырга булыша һәм бу баш мие өчен дә файдалы, диләр», - ди интернат-йортта яшәүче Минзүрә апа.

Картлар йортында яшәүче өлкәннәр мондый гимнастика белән бик теләп шөгыльләнәләр һәм күнегүләрнең нәтиҗәсен дә тоялар: аларның кәефләре яхшыра, уңай эмоцияләр барлыкка килә, гимнастика аяк-кулларның эшләвен сакларга һәм тагын да яхшыртырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев