Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә Интернат-йортында космонавтика көнен билгеләп үткәннәр

Кешенең космоска беренче очышының 60 еллык юбилее уңаеннан социаль хезмәт алучылар үз кул эшләнмәләренең күргәзмәсен әзерләгәннәр.

«12 апрельдә без Космонавтика көнен билгеләп үттек һәм Яңа Чишмә Картлар йортында социаль хезмәт алучылар да аны бәйрәм иттеләр: без әлеге датага кул эшләнмәләре ясап, алардан күргәзмә оештырдык», -дип яза интернат-йорт методисты Гүзәл Мостафина.

-Арт-терапия дәресләрендә алар буяулар һәм пластилин белән картиналар, аппликация ысулы белән кул эшләнмәләре ясадылар, - ди Г. Мостафина. -Идеяләр күп иде, ниндиләрен ясарга  һәркем үзе сайлады. Өлкәннәр бу бәйрәмнең символларын: ракета, планета һәм, әлбәттә инде, космоска очкан беренче кеше Юрий Гагарин портретын ясадылар. Моннан тыш, алар космонавтикага багышланган презентация карадылар, анда космонавтикага нигез салучылар, кешенең космоска беренче очышы, Юрий Гагаринның тормышы турында күрсәтелде һәм сөйләнде. Өлкәннәрнең күбесе 1961 елның 12 апрелен яхшы хәтерли, алар бу көнне исләренә төшереп, бик теләп иҗат белән  шөгыльләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X