Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә интернат-йортында Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган чара узды

...

"Быел эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, Яңа Чишмә интернат-йортында район иҗат коллективларының традицион концертлары узмый. Шуңа күрә без әби - бабайларыбыз өчен бәйрәм чарасын үз көчебез белән оештырырга булдык һәм аны республиканың быелгы юбилеена багышладык», - дип яза редакциягә ДИПИ белгече Гүзәл Мостафина.

"Йөз еллык-зур бәйрәм. Шуңа күрә интернат-йорт коллективы концерт әзерләргә һәм матур милли киемнәрдә үз карамагындагылар алдында чыгыш ясарга карар кылды. Аңа алдан әзерләндек: социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә плакатлар, арт-объектлар ясадык. Чара саф һавада интернат ишегалдында үткәрелде. Концертта без Татарстан тарихы, гореф-гадәтләре, төрле милләтләрнең хезмәт сөючәнлеге турында сөйләдек. Татар, чуаш, рус җырлары һәм биюләрен күрсәттек. Тантаналы өлештән соң уеннар һәм конкурслар үткәрелде, аларда һәр катнашучы күңел күтәренкелеге алды. Уеннар коляскада йөрүче һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар да катнаша алырлык итеп әзерләнде. Ә концерттан һәм күңелле конкурслардан соң өстәлләрдә барысын да тәмле сый көтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев