Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә Картлар йортында үзизоляция: арт-терапия белән шөгыльләнү уңай тәэсир итә

Картлар йортының социаль эш буенча белгечләре анда яшәүчеләр белән пластилиннан әвәләп ясау, рәсем ясау, музыкотерапия буенча төркемләп һәм индивидуаль дәресләр үткәрәләр

- Үзизоляция чорында монда яшәүчеләрнең кәефләре яхшы булуны һәм тормышка карата кызыксынуларын саклау мөһим, моңа арт-терапия белән шөгыльләнү нык булыша, - дип сөйләде Картлар йортының социаль эш буенча белгече Гүзәл Мостафина. – Кеше үзизоляциядә нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген белмәгәндә, бу депрессив халәткә китерергә мөмкин: кеше тискәре эмоцияләр кичерә, чирләр турында уйлый башлый. Мондый хәл булмасын өчен, без Картлар йортында яшәүчеләр белән рәсем ясау, пластилиннан әвәләп ясау, музыкотерапия, ком терапиясе, шигырьләр, хикәяләр, газеталар уку буенча төркемләп һәм индивидуаль дәресләр үткәрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X