Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы хәбәрчесе юл-патруль хезмәте инспекторлары белән юлларда патрульлек итте

3 июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан без алар белән патрульлек итеп карауга рөхсәт сорадык.
ДАИ (ГАИ) инспекторының рәсми эш көне иртәнге сәгать 8.00дә башлана. Чынлыкта исә, инспекторларның берсе дә эш көненең кайчан башлануын һәм кайчан тәмамлануын төгәл генә әйтә алмый, чөнки хокук бозучылар көндез дә, төнлә дә җитәрлек.
Яңа Чишмә юлларында патрульлек итүгә без Яңа Чишмә ЭЭБнең ЮХИДИ начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов һәм юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Раил Шәфигуллин белән бергә чыктык һәм юлның беренче километрында ук йөк ташу кагыйдәләрен бозучыга тап булдык.
Хокук бозучы шофер юлда ДАИ хезмәткәрләренең булуына, әлбәттә, шат түгел иде. Хезмәткәрләр беркетмә язган арада, мин шоферга: ул кагыйдәләрне бозып йөк ташуы хакында беләме һәм аларны еш бозамы, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем.  
Минем сорауга шоферның: «Сезнең монда ни эшегез бар соң?! Бары тик акча каерырга гына торасыз... », - дигән җавабы ишетелде.
Инспекторлар әлеге тупаслыкка артык игътибар итмичә, рәсмиләштерүне тыныч кына тәмамлап, «кәгазьләр»не үзенә тапшырдылар һәм әдәпле генә саубуллаштылар.  
Аларның тынычлыгына һәм сабырлыгына мин сокландым. 
«Без мондый машина йөртүчеләр һәм безнең төп бурычыбыз - ЮХКен бозучыларны тоту һәм җәзага тарту, дип санаучы аларның пассажирлары белән көненә берничә тапкыр очрашабыз». Тик инспекторның беренче чираттагы бурычы шунда ки - ул шоферларны кагыйдәләрне бозмаска өйрәтергә тиеш. Әлеге очракта без икеләтә бозу белән эш итәбез: беренчесе - йөк ташу кагыйдәләрен бозып такталар алып бару, ә бу алар артыннан килгән транспорт белән авария сәбәбе булырга  мөмкин; икенчесе - автомобильнең номерлары күренә торган зонадан читтә булу. Машина йөртүче бу хакта белмидер, дип уйлый алмыйм», - дип сөйли әлеге очрак турында Евгений Михайлов.
 Беренче кагыйдә бозучы китеп озак та үтмәде, икенчесе пәйда булды. Бу юлы зур йөк машинасының йөртүчесе инспекторга документлар тапшырганда ук: «Гаебемне таныйм, ОСАГО полисын рәсмиләштерергә өлгермәдек», - диде.
«Әлбәттә, сез гаепле», - дип шаяртып алдылар ДАИ хезмәткәрләре һәм беркетмә төзеделәр. 
Көне яңгырлы булмаса да, сәгать ярым эчендә, укый алмаслык дәрәҗәгә җиткән дәүләт номерлары буенча ике хокук бозу очрагы ачыкланды.  
Ике очракта да еракка йөрүче шоферлар үзләрен адекват тоттылар: беркетмә рәсмиләштерү өчен үз документларын тапшырдылар һәм җитешсезлекләрне  урында бетерделәр.  Полиция капитаны Евгений Михайлов саубуллашканда аларга хәерле юллар теләде. 
«Шөкер, аңлаучан  шоферлар да бар һәм алар сез уйлаганнан да күбрәк», - диде ул. 
Бу көнне район юлларында гадәти патрульлек эше барды, шуңа күрә инспекторлар үзләрендә шик уяткан шоферларның транспортын гына туктаттылар. Һәм алар бер тапкыр да ялгышмадылар. Моңа, әлбәттә, безнең тырыш полицейскийларның - Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең күпьеллык тәҗрибәсе һәм профессиональ интуициясе дә ярдәм итте. 
ЮХИДИ инспекторлары Евгений Михайлов, Раил Шәфигуллинны, юл хәрәкәте инспекторы Айрат Сатдаровны, бүлек хезмәткәрләре Валентина Кривошейкина һәм Наталья Сабирҗановаларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга юлларда тәртип урнаштырганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Шуны белегез, сезнең хезмәтегез юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да зур файда китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев