Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә милиция хезмәте ветераннарының очрашуы табигать кочагында үтте

Чара Өлкәннәр көне һәм ЭЭМ ветераннары көненә туры китереп оештырылган

-ЭЭМ ветераннары көне апрельдә билгеләп үтелә, әмма пандемия аркасында ветераннар очрашуы гамәлдән чыгарылган иде. Һәм менә, ниһаять, 3 октябрьдә бәйрәм булып узды, ул башка мөһим дата – Өлкәннәр көне белән бергә үткәрелде, - дип яза редакциягә ветераннар Советы Рәисе Вәлиҗан Мөхсинов.

-ЭЭМ ветераннары Яңа Чишмә авылында табигать кочагында бергә җыелды. Аларны ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе В.Мөхсинов, ЭЭБ начальнигы Э. Жирнов, аның шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе С. Россинский, чарага чакырылган Газинур Әхәтовлар (Чистай судында элеккеге судья) котлады.

 Ветераннар бер-берсен котлаганнан соң, үзара спорт ярышлары оештырылды. Армрестлингта 1нче урынны Наил Якупов яулады, гер күтәрүдә (24 кг) - Ильяс Нуртдинов, шашкаларда Нур Сафиуллин беренче булды. Җиңүчеләрнең барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Ветераннар үзләре уха, шашлык һәм кайнар чәй әзерләделәр. Аралашу барышында милиция тормышында булган кызыклы очраклар искә алынды. Вафат булган  хезмәткәрләрне  бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим ителде.

 65 яшьлек һәм аннан өлкәнерәк булган ветераннарга Яңа Чишмә ЭЭБ тарафыннан бүләкләр  тапшырылды. Шундый ук бүләк җыелмасын Чирмешән районы Күтәмә авылына, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Николай Якунинның әнисенә Якунина Валентина Филипповнага да илттеләр.

ЭЭБ ветераннары өчен мондый чаралар оештыруда ел саен «Закрома» ҖЧҖ һәм Яңа Чишмә ЭЭБ зур ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев