Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы Архангел Бистәсендә «Урам көнен» билгеләп үттеләр

Бистәдә Яшьләр урамында яңартылган юл ачылу авыл халкына бергә җыелып бәйрәм итәргә сәбәп булды.

Архангел Бистәсенең  Яшьләр урамы буйлап 250 м юлга вак таш түшәлгән һәм  500 м  тирәсе асфальтланган. Мондый озак көтелгән һәм шатлыклы вакыйга гамәлдәге юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Бәйрәм үтүче  урам үзәгендәге мәйданны бизәүдә җирле кул эшләре осталары, иң яхшы бакчачылар, алтын куллы осталар һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашкан. Биредә яшелчә, чәчәкләр һәм җиләк-җимешләрдән экспозицияләр куелган, кул эшләре сувенирлары, чигешләр һәм төрле төстәге рус шәлләре күргәзмәсе оештырылган. Җыр - бию, уеннар юл төзүчеләргә, район җитәкчелегенә һәм республика башлыгына рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән кунакларны тәкъдим иттеләр, бу район башлыгы Вячеслав Козлов һәм җирле Совет депутатлары Валерий Борисов һәм Татьяна Белоглазова.

Юл төзүчеләр Леонид Дорофеевка һәм Виктор Семеновка истәлекле бүләкләр тапшыру, шулай ук халыкны хөрмәтләү тантаналы мизгел булды.

 Беренче булып Яшьләр урамында яшәүче Ершова Екатерина Ивановнага истәлекле бүләк тапшырылды. Быел аңа 94 яшь тулган.

 Ә бу урамда иң яше  Кира Терекова. Ул бер ай элек туган, бәйрәмдә ул юк иде, әбисе Татьяна башка дүрт айлык оныгы Елисей белән килгән иде.

 Программаны алып баручы Наталья Таротина әлеге урамда 17 бала яшәвен билгеләп үтте.

Бәйрәм чарасында Любовь Барсукованы туган көне белән котладылар. Аның хөрмәтенә оныгы Александра җыр башкарды.

Николай һәм Раиса Некрасовлар, Михаил һәм Татьяна Ершовлар, Алексей һәм Римма Новиковлар, Сергей һәм Оксана Барсуковлар, Алексей һәм Нина Некрасовлар, Иван һәм Надежда Ершовлар, Михаил һәм Наталья Тропыниннар гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Әле тагын бу минутларда Яңа Чишмә ЗАГС бинасында никахларын теркәүче Козловлар гаиләсен читтән торып булса да котладылар.

Армый – талмый хезмәт итүче кыр хезмәтчәннәренә - бу урамда яшәүче бертуган  Алексей, Сергей һәм Анатолий Барсуковларга рәхмәт әйттеләр. Җирле мәктәп укытучылары  Мария Новиковага, Рания Урядникова, Александр һәм Мария Романовлар, Зинаида Ситникова, Валентина Забродина, Наталья Апраксиналарга да чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

«Үрнәк йорт» статусын алган йорт хуҗаларына - Елена һәм Сергей Подопреловларга, Алексей һәм Нина Некрасовларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм уеннар, конкурслар, оттырышсыз билетлар уйнату белән  дәвам итте, чәй табыны да корылган.  Өстәлләр  пешкән камыр ризыклары, тәм-томнар һәм җиләк-җимешләр белән тулы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев