Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшне ГОСТның барлык регламентларын үрнәк булырлык итеп башкаручы ике хуҗалыкны атады

    Районның авыл хуҗалыгы оешмалары техниканы кышкы саклауга куя.

    «Безнең районның авыл хуҗалыгы оешмаларында үзйөрешле машиналар, комбайннар, тагылма агрегатларны саклауга кую белән бәйле эшләр дәвам итә», - дип хәбәр итте «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Рәис Хисмәтуллин.
    ГОСТ буенча саклауга куелган барлык регламентларны үтәү һәм техникага хуҗалыкчыл караш үрнәге итеп Новопоселенная Лебедка авылында урнашкан КФХ башлыклары - Виктор Козлов һәм Александр Козловны билгеләп үтәргә мөмкин, - диде Хисмәтуллин.
    Бу хуҗалыкларда барлык техника да ныклап юылган, агрегатлар пычрактан чистартылган, кирәкле майлау һәм консервация эшләре башкарылган.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: