Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы Чертуш авылында «Сөлге җыю» йоласы үткән

Бу хакта редакциябезгә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итте.

«Яңа Чишмә районы Чертуш авылында, һәр елдагыча, «Сөлге җыю» йоласы бик күңелле үтә! Шулкадәр милли, борынгы бит бу йола. Сабантуй бәйрәме, гомумән, иң борынгыдан килгән милли бәйрәмебез ул! Чертуш, көрәшчеләр авылы да ул! Күренекле, РФССРның атказанган, спорт буенча фән эшлеклесе Сәхәбетдинов Мәгазь абыйның әтисе - Сәхап, шулай ук РФССРның атказанган спорт мастеры Гимадиев Рафаэль Хафиз улы, Россиянең спорт мастеры, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Мусин Булат Марат улы Чертуш авылында туып үскәннәр. Революциягә кадәр, ягъни 1917 елга кадәр, Чертуш авылында, элек фермалар булган урында гөрләп Сабан туе узган. Хәзер инде күрше - Шахмай авылында, Сабан туен 4 авыл берләшеп үткәрә. Бик күңелле үтә бәйрәмебез. Чөнки, 4 авылда һәрберебез танышлар. Барыбыз да Шахмай урта мәктәбендә белем алдык. Колхозлар вакытында бергәләшеп эшләдек. Бүген менә гөрләшеп «Хатирә» төркемебез, яшьләр, балалар белән Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыйдык. Рәхмәт авылдашларыбызга! Барысының да күңелләре иркен. Мул итеп бүләкләр бирделәр. Әле бииләр дә, җырлыйлар да! Шул ук вакытта эшли дә белә алар! Рәхмәтебезнең зурсы, Сабантуй бүләкләре җыюга үз атын биреп торган Рифкать абыйлар гаиләсенә һәм Миңсылу апа белән Зәки абый гаиләсенә, алар самовар куеп, коймаклар пешереп, чәйләр эчереп безне кунак иттеләр! Эх, авылыбыз! Аның табигате, бәйрәмнәре үзе ни тора!   Сабантуйлар мөбәрәк булсын! Игеннәр мул булсын! Дөньялар тыныч булсын!»,-дип яза ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев