Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы хатын-кызлар делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша.

    Бүген, 5 мартта, район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша.

    8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалачак.

    Делегация составында әлеге конкурсның зона турында катнашучылар Чертуш АМЙ директоры Рәмзия Мусина, Чуаш Чабаксары ФАП мөдире Любовь Гуслярова, эшмәкәр Надежда Панфилова һәм «Агро-Основа» ҖЧҖнең Тубылгытау бүлекчәсендә машина белән сыер саву операторы Фәридә Әбдрәфыйковалар бар катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: