Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы кибетләрендә кирәкле барлык продуктлар да бар

Районның челтәрле һәм шәхси кибетләрендә барлык азык-төлек продуктлары да җитәрлек.

Узган атна ахырында район кибетләрендә аерым төркем товарларга ихтыяҗ арту күзәтелде, кешеләр күпләп ярмалар, макарон әйберләре һ. б. сатып алды.

Икенче көнне үк өстәмә продукция белән тәэмин итү оештырылды. Бүгенге көндә бернинди ажиотаж да юк, киштәләрдә һәм складларда кирәкле барлык азык-төлек запасы бар, ташламалар һәм акцияләр гамәлдә. Кирәк булган очракта, кибетләр азык-төлек белән оператив тәэмин итәләр.

Район җитәкчелеге беренче чиратта кирәкле продуктларның – макарон, ярмаларның (бигрәк тә карабодай), шикәр комы, май, икмәк-күмәч әйберләре, тоз, бәдрәф кәгазе һ.б. булу-булмавына сәүдә челтәрләрен даими тикшереп тора.

Укучыларыбызга инде хәбәр иткәнчә, республикада барлык төр продукциянең кирәкле запасы бар һәм ул даими рәвештә тулылана. Шуңа күрә бернинди паникага бирелү һәм ыгы-зыгы булырга тиеш түгел. Ә күп итеп азык-төлек сатып алу-үзеңә зыянга гына

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев