Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы укучылары уку елын тәкъдимнәрне үтәп башлаячаклар

Белем көнендә, 1 сентябрьдә, районның барлык мәктәпләрендә традицион линейкалар узачак.

Бу хакта һәм уку процессын оештыру турында безгә мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев сөйләде.

- Ата-аналар, балалар һәм укытучылар тыныч була ала – дистанцион уку булмый, укучылар парта артына утырачак, - дип билгеләп үтте ул. -Тик яңа елга кадәр барлык массакүләм чаралар  гамәлдән чыгарылган, ата-аналар җыелышлары да дистанцион режимда узачак.

1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә дә ата-аналар катнашында линейкалар узачак,әмма кешеләр саны 100дән артмаска тиеш. Шуңа күрә Яңа Чишмә гимназиясендә, урта мәктәптә һәм Ленино мәктәбендә линейкалар бары тик 1,4,5,9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен генә узачак. Ата-аналар өчен махсус билгеләнгән урыннар булачак, алар битлекләрдә булырга һәм мәктәп эченә керергә тиеш түгел.

- Уку процессы ничек оештырылачак?

- Мәктәпкә кергәндә бөтен кешенең дә температурасын үлчәячәкләр, кулларын антисептик белән эшкәртәчәкләр (алар барлык мәктәпләрдә бар).

-Һәр сыйныфның үз кабинеты булачак.

- Сыйныфлар өчен тәнәфесләр вакыт буенча үзгәртеләчәк.

- Туклану да вакыт буенча һәм үзләренә беркетелгән өстәлләрдә   (эчү режимы-бер тапкыр кулланыла торган яки шәхси савыт-сабадан).

- Физкультура, биология, география, рәсем, табигать белеме дәресләрен ачык һавада үткәрергә киңәш ителә.

-Мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар мәктәптә битлекләрсез булырга мөмкин, азык-төлек блогы хезмәткәрләре өчен битлекләр һәм перчаткалар мәҗбүри.

- Мәктәп биналарында  көн саен барлык өслекләрне мәҗбүри дезинфекцияләп , генераль җыештыру үткәреләчәк.

Ахырда А. Еронтьев хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында  һаваны зарарсызландыру мәсьәләсенең эшләнүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев