Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы Зирекле авылында «Аҗаган» клубы яңа спорт җиһазлары белән тулыланачак

Зирекле авылында яшәүче Румия Нуриева республика конкурсында катнашып, «Чикләрсез спорт» номинациясендә җиңү яулаган.

50 мең сум күләмендәге грант акчалары өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны савыктыруга тотылачак.

Бу социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга физик затлар өчен грантлар республика конкурсын уздыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Румия Нуриеваның «Чикләрсез спорт» проекты үз номинациясендә җиңү яулаган.

Без Румиядән конкурсның үзе һәм анда катнашуга аны нәрсә мәҗбүр итүе турында сөйләвен сорадык.

- Беренче тапкыр отылган конкурс һәм РИТЭК гранты театр түгәрәге ихтыяҗларына юнәлтелде. Без ноутбук һәм цифрлы фотоаппарат алдык.

Икенче РИТЭК гранты проект буенча отылды, аның максаты - сәламәт яшәү рәвеше. Авылдагы пенсионерлар һәм инвалидлар белән аралашып, социомәдәни хәлне анализлап, мин өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен спорт белән шөгыльләнүгә юнәлдерелгән түгәрәгемне оештырырга булдым. Түгәрәккә барлык теләүчеләрне чакырдым. Грант акчасына тренажерлар сатып алынды.

2016 елдан мин инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешенә юнәлдерелгән түгәрәк алып барам. Түгәрәккә 10-12  кеше йөри һәм бүген өстәмә тренажерларга ихтыяҗ туды.

Физик затлар өчен Республика конкурсы игълан ителде. «Чикләрсез спорт» дип аталган проектны җиңүгә өмет белән әзерләдем, 70 грантка 1455 кеше дәгъва итте. Конкурс өч этапта узды, җиңел һәм гади булды дип әйтмим. Тик үз проектымны финанслау мөмкинлегеннән баш тартырга җыенмадым. Һәм менә 50 000 сум күләмендә грантка ия булдым.

Өстәмә тренажерларга заказ бирелгән инде, акча түләнгән, түгәрәккә йөрүчеләр белән аларның кайтуын түземсезлек белән көтәбез.

Конкурста җиңүчеләргә грантларны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев һәм ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов шәхсән тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев