Яңа Чишмә районында 4 ай эчендә 26 бала туган
2021 елның 4 аенда Яңа Чишмә районында 26 бала туган, дип хәбәр итте безгә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алия Миръякупова.
Районда 13әр кыз һәм малай туган. 4 гаиләдә бу – беренче бала, сигезендә – икенче, 12сендә - өченче һәм ике гаиләдә дүртенче бала.
4 ай эчендә 6 пар өйләнешкән, 7 пар аерылышкан.
Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан 3 тапкыр күбрәк. 78 кеше бакыйлыкка күчкән (50 ир-ат һәм 28 хатын-кыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев