Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында алдан тавыш бирү башланды

Бүген Яңа Чишмә районында тавыш бирү өчен барлык 27 сайлау участогы да ачылды.

11 һәм 12 сентябрьдә сайлаучылар 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көненә кадәр алдан тавыш бирә алалар.

Өч көн тавыш бирү халык күпләп җыелмасын, сайлаучыларга уңайлы булсын өчен  эшләнгән. Район халкы үзләре өчен уңайлы вакытта иртәнге сәгать 8дән кичке 8 гә (20.00)  кадәр сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычын үти ала.

Район халкы арасыннан иң беренче булып Яңа Чишмә гимназиясендә нефть оешмасы хезмәткәре тавыш биргән, ә оешмалардан  беренче булып бүген редакция коллективы тулы составта тавыш бирде.

Барлык сайлау участокларында да Роспотребнадзорның санитар таләпләре катгый үтәлә: керү белән  битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар бирелә, температура үлчәнә, кулларны антисептик чаралар белән эшкәртәләр, тавыш бирү урынында социаль дистанция саклана.

Барлык участокларда да күзәтүчеләр эшли, тәртипне полиция хезмәткәрләре күзәтә.

Исегезгә төшерәбез, Яңа Чишмә районы сайлаучылары кулларына өчәр бюллетень ала – Татарстан Президентын сайлау, РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев